Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ машина хуҗаларына дәүләт номерларын теркәлү урыны буенча алуны мәҗбүр итеп куячак

Яңа кагыйдәләр 2019 елның 4 августыннан гамәлгә керер дип көтелә.

Россиядә автомобиль хуҗаларын милекче теркәлгән төбәк коды белән номер алырга мәҗбүр итәчәкләр. Әлеге мәгълүмат норматив актлар порталындагы Хөкүмәт карары проектында урнаштырылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

ЮХИДИ автомобильгә дәүләт номерларын бирсә дә, билгеләрне бирмәячәк. Аларга автомобиль хуҗасы бирелгән номер турындагы документлар, ягъни теркәү хакындагы таныклык нигезендә номерлар ясый торган оешмада заказ бирә ала.

Автомобиль хуҗалары элеккечә үк машинаны теләсә кайсы төбәктәге ЮХИДИнең теркәү бүлекчәсендә исәпкә куя алачак. Аларга күрсәтелгән дәүләт номеры белән автомобильне теркәү турында таныклык биреләчәк. Номер автомобиль хуҗасы теркәлгән төбәккә (ягъни әлеге төбәкнең коды белән) беркетеләчәк. Машина хуҗасы билгеләргә үзе заказ бирәчәк.

Яңа кагыйдәләр 2019 елның 4 августыннан гамәлгә керер дип көтелә.

Фото: https://pixabay.com | Clker-Free-Vector-Images

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев