Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИдә – “Көзге каникул“

ЮХИДИнең район бүлекчәсе балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, көн яктылыгы кыскару шартларында юлларда имин йөрергә өйрәтү максатыннан, инспекторлар 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр “Көзге каникуллар“ оператив-профилактика атналыгы үткәрә.

Чараның  мөһимлеген турында  быел 8 айда республика юлларында 10 баланың гомере өзелүе, 491енең имгәнүе ачык  сөйли.  ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен ЮИД әгъзалары, педагоглар, ата-налдар белән берлектә тикшерәчәк. Транспорт  белән  идарә  итүчеләргә  балалар  учреждениеләре, уйнау  мәйданчыклары яныннан  узганда,  зебраларда  җәяүлеләрне  үткәргәндә  максималь  игътибарлы  булу,  юл  йөрү кагыйдәләрен  төгәл  үтәү сорала.  Ата-аналар  көннәрнең кычкаруын исәпкә алып, балаларын фликерлар  яки  яктырткыч элементлар  белән  тәэмин итсеннәр, аларның 100-150 метрдан ук йөртүчеләргә күренүчәнлеген  булдырсыннар  иде.

Фәридә Вилданова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев