Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл буендагы урман полосасы хуҗаларын ачыклау өчен, депутатлар Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәк

Татарстанда юл буендагы урман полосаларының хуҗасы билгеле булмау сәбәпле, аларны муниципаль берәмлекләр чистартырга мәҗбүр, дип әйтте депутатлар.

Татарстанда автомобиль юллары буйларындагы урман полосаларын кем чистартып, карап тотарга тиеш? Әлеге мәсьәлә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының чираттагы утырышында күтәрелде. Комитет рәисе Таһир Һадиев китергән мәгълүматлар буенча, бүген республикада 130-150 мең гектар урман полосасы тәрбиясез-хуҗасыз калган. Бу мәгълүматны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов та раслады. “Әлеге җирләр дәүләт урман фондына карамый”, – диде ул. “Урман полосалары электән төрле максатта утыртыла – алар авыл хуҗалыгы җирләрендә уңышны арттырырга ярдәм итә, туфрактагы дымны, шулай ук автомобиль юлларын җимерелүдән, транспорт хәрәкәтен табигать көчләреннән саклый. Беренче тапкыр бу тәҗрибәне Советлар Союзы Хөкүмәте сугыштан соң, 1948 елда, корылыкка каршы көрәш чарасы буларак киң кулланышка кертте. Шуңа күрә аларны халык телендә “Сталин посадкалары” дип тә атыйлар”, – дип сөйләде Таһир Һадиев. Бүген бигрәк тә юл буйларындагы урман “посадкаларының” мөшкел хәле турында депутатларга Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов үз районы мисалында сөйләде. “Безнең районда төбәк әһәмиятендәге 588 чакрым юл исәпләнә. Бу – асфальт юллар да, вак таш җәелгәне дә. Юл кырыйларында үскән урман полосаларының рәсми рәвештә хуҗалары юк. Аны кем җыештырырга, картайган агачлар урынына яңасын кем утыртырга тиешлеге билгесез. Мәсәлән, муниципаль берәмлекнең бюджетында бу эшләргә акча каралмаган. Әлбәттә, без барыбер дә юл кырыйларын чистартабыз, өмәләр ясыйбыз. Әмма бу гына җитми. Татарстанда юл кырыйларында үскән урман “посадкаларына” инвентаризация үткәрергә, аларны кадастр исәбенә куярга, чистартып карап тотуның нормативларын булдырырга кирәк”, – дип тәкъдим итте Айдар Шәмсетдинов. ТР экология министры урынбасары Фаяз Шакиров та юл кырыйларындагы урман полосаларын карап тоту җирле үзидарә органнары җилкәсенә төшүен раслады. “Яз көне санитар икеайлык чорында без Транспорт министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән юл буйларындагы законсыз чүплекләрне ачыклыйбыз, җыештырабыз. Ел дәвамында рейдлар уздырабыз. Әмма бөтен мәшәкать муниципаль берәмлекләр өстендә кала бирә, югыйсә, аларга бу мәҗбүри эш түгел”, – диде министр урынбасары. Азнакай районы хакимияте тәкъдимен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Автомобиль юллары бүлеге хезмәткәре Фина Идрисова хуплады. “Инвентаризация үткәреп, юл буйларындагы урман полосалары үскән җирләрнең хуҗаларын ачыкларга кирәк. Әгәр хуҗасы юк икән, кадастр исәбенә алып, безнең министрлык карамагына тапшырырга һәм аларны карап тоту өчен финанс чаралары билгеләргә кирәк”, – диде ул утырышта. Таһир Һадиев үз чиратында: “Бу эшне башкарырга моңа кадәр нәрсә комачаулады?” дигән сорау күтәрде. “Без бүген бюджетта каралган финансларны файдаланып, бигрәк тә автомобиль хәрәкәте көчле булган участокларда урман полосаларын карап тотабыз, чөнки бу – юлларның иминлеге өчен мөһим”, – дип аңлатма бирде министрлык вәкиле. Фина Идрисова китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юллар 13,5 мең чакрымны тәшкил итә. Аның тирәсендә 15,7 мең гектар урман полосасы исәпләнә, шуның 38 гектары – министрлык карамагында: агачлар юлларны кар-җилдән сакларга ярдәм итә. Федераль юллар – 1 071 чакрымга җитә, министрлык аның тирәсендәге 107 гектар “посадка” өчен җаваплы. Бу уңайдан, “Идел-Нократ юл идарәсе” федераль учреждениесе вәкиле дә федераль юллар буендагы (Казан-Оренбург юнәлешендәге һәм М7 “Волга”) әлеге 107 гектар урман полосасы таләпләргә җавап бирүен, картайган агачлар урынына соңгы елларда яңалары утыртылуын әйтте. Утырышта катнашучылар юл буендагы урман "посадка"ларының хуҗалырын ачыклар өчен республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Урман хуҗалыгы, Авыл хуҗалыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары, муниципаль берәмлекләр белән берлектә инвентаризация үткәрергә тиеш дигән карарга килде. Һәм бу мәсьәлә тиз арада нәтиҗәле хәл ителсен өчен Татарстан Хөкүмәте карары булырга тиеш дип, Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәргә килешенде. “Күптән борчыган проблеманы күтәрдек, бу – зур эшнең башы”, – диде Таһир Һадиев. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-мохбире Харис Мусин инвентаризация эшен җентекле башкарырга киңәш итте. “Посадка”ларның хәле, агачларның торышы, кайда яшь агачлар утыртырга – барысын да ачыкларга кирәк. Хәзер кайбер посадкалар тиешле таләпләрә җавап бирми, анда агачлар арасына куаклар үсеп, басу-кырларда, юлларда өермә җил чыгуга сәбәпче була”, – дип кисәтте галим.

Фото:gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев