Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл фаҗигасендә өч кешенең гомере өзелгән

Кичә, 21 сентябрьдә, 13:30 сәгатьтә М-7 "Волга" трассасында (Питрәч районы биләмәсендә) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булуы хакында хәбәр ителгән иде. Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр ителде. Әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерде. Беренчел фаразларга караганда, фаҗигале хәл ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесенең юл йөрү кагыйдәләрен...

Кичә, 21 сентябрьдә, 13:30 сәгатьтә М-7 "Волга" трассасында (Питрәч районы биләмәсендә) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булуы хакында хәбәр ителгән иде. Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр ителде.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерде. Беренчел фаразларга караганда, фаҗигале хәл ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесенең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан, диелә. Ул идарәне югалтып, каршы як полосага очып чыгып, "LADA Largus" машинасына, аннары юл уңаена баручы йөк машиансы - "FOTON"га килеп "сылана". Һәлакәт аркасында ВАЗ-2110 машинасы урталай өзелә. Аның йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук "LADA Largus"ның йөртүчесе урында ук җан бирә. "Ларгуса"ның пассажиры хастаханәгә озатыла.

Һәлакәтне күрүчеләр әйтүенчә, ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесе белән пассажиры машинадан очып чыккан, берсенең башына кадәр өзелгән.

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/13886-kich%D3%99ge-yul-fa%D2%97igasend%D3%99-%D3%A9ch-keshene%D2%A3-gomere-%D3%A9zelg%D3%99n-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев