Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Юл газабы – гүр газабы» булудан туктармы?

Юл газабы – гүр газабы, дигән әйтем акрынлап архаик төшенчәгә, ягъни үткән заманнар мәгънәсенә әверелә бара.

Илебездә юл төзелешен үстерү һәм уңайлы, имин инфраструктура булдыру – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның стратегик башлангычы. Президент кешеләр тормышының юл хуҗалыгы сыйфатына һәм транспорт системасының нәтиҗәле эшчәнлегенә бәйле икәнлеген кат-кат искәртеп тора. «Юл челтәрен үстерү, камилләштерү – безнең стратегик юнәлешләрнең берсе, – ди Илбашы. – Аның чишелеше икътисадның үсешенә, бизнесның көндәшлеккә каршы торучанлыгына, төбәкләрнең һәрьяклы алгарышына, социаль проектларның гамәлгә ашырылышына турыдан-туры бәйле. Россиянең зур территориясен, безнең шәһәрләрне, авылларны гомум транспорт челтәре ышанычлы тоташтырсын өчен, федераль, төбәк, муниципаль, авыл юлларын, бердәм логикага нигезләнеп, яхшы итеп төзергә кирәк. Транспорт инфраструктурасы нәтиҗәле һәм уңайлы булсын».

– Президент куйган бурычларны үтәү өчен, халык өчен эшлибез, – диде «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе («Волго-Вятскуправтодор») җитәкчесе Илдар Минһаҗев кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Татарстан өлешендәге федераль юлларның инде 78 проценты норматив таләпләр югарылыгына җиткерелгән. М-7 «Волга» автотрассасында гомум озынлыкта яңа 30 километрлы ике участок файдалануга тапшырылган. Юл төзүчеләргә рәхмәт укый-укый, беренче техник категориядәге әлеге яңа юллардан авылга үзебез дә җилдерәбез.

– Казан-Чаллы арасында тагын 31,1 километр юл өлешен үзгәртеп төзисе калды. Аны киләсе елда тәмамлаячакбыз. Быел федераль автотрассаларда 121 километр юл, алты күпер, шул исәптән Идел күпере төзекләндерелде. «Казан» халыкара аэропортыннан сузылган юлның республика башкаласына кергәндәге өлеше, Сокуры авылы аша уза торган юл яхшылап ремонтланды. Лаеш районындагы Сокуры, Олы Елга авыллары бик нык зураеп китсә, аларда киләчәктә җәяүлеләр юл кичүләре төзү турында да уйларга кирәк булыр. Әлегә мондый планнар юк, – диде Илдар Минһаҗев.

«Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе» федераль казна учреждениесе җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин таныштырганча, әле хәзер дә юл төзелешләре бара.

– Ләкин төп көчләр, ягъни 342 берәмлек техника инде федераль юлларны кышкы чордагы карап торуга күчте. Бозлавыкларга каршы 144 мең тонна тоз-ком катнашмасы әзерләнде. Машина һәм трактор йөртүчеләр өчен 25 ял-җылыну бинасы булдырылды. Һава начарланган очракларга, шулай ук таулы урыннарда юл хуҗалыклары техникасыннан тәүлек буена дежур торучы оператив бригадалар билгеләнде, – диде Азат Гатауллин.

Илдар Минһаҗев йомгаклап әйткәнчә, быел Татарстан, Мари Эл, Удмуртия республикаларын һәм Ульяновск өлкәсен берләштергән «Идел-Нократ автомобиль юллары идарәсе»ндә федераль юлларны төзү-төзекләндерү һәм кышкы карау эшләренә 14 миллиард сум тотылган. Киләсе елга да федераль юллар төзелешенә шул кадәр акча билгеләнәчәк.

Казан шәһәре башкарма комитетында узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә дә юллар мәсьәләсе тикшерелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, Казанда 63 миллиметр явым-төшем теркәлгән.
– Хәзер башкалада кар катламы уртача 24 сантиметр. Эретү камераларына 68 мең тонна кар китерелде. Урам юлларын чистартуда 515 берәмлек техника кулланыла, төп магистральләрдә транспорт хәрәкәтендә тоткарлыклар юк, – диде Игорь Куляжев.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин подрядчы оешмаларны, идарәче компанияләрне, кибетләрне һәм офисларны кар чистарту эшләренә җитди карарга чакырды.

Фото: nadbugom.by

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев