Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен мәктәп программасына кертергә тәкъдим иттеләр

2019 ел башыннан Татарстан юлларында 15 бала һәлак булды.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресләрен мәҗбүри мәктәп программасына кертергә тәкъдим итте. Мондый инициатива белән ул Татарстан Министрлар Кабинетында Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында чыгыш ясады.

Татарстан буенча эчке эшләр министры сүзләренчә, бүген укучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре факультатив рәвешендә генә укытыла.

«Мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре дәресләрен үткәрү сәгатьләре бик аз. Республиканың Мәгариф министрлыгына юлларда имин тәртип кагыйдәләрен өйрәнү дәресләрен укыту программасына кертү инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгарга тәкъдим итәм», — диде Артем Хохорин.

2019 ел башыннан Татарстан юлларында 15 бала һәлак булды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бала еш кына юл-транспорт һәлакәтенә очрый.

Фото: архив/Агрызские вести

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев