Юл һәлакәтендә 50 яшьлек ир-атның гомере өзелгән
Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан. (Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында «ВАЗ-2110» автомобиле кюветка төшеп китеп, аның 50 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының...
Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районында «ВАЗ-2110» автомобиле кюветка төшеп китеп, аның 50 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Авария кичә Бөгелмә - Ютазы трассасының 3нче чакрымында килеп чыккан. Шофер тизлеген арттырып идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп киткән.
Урынга килгән 64нче янгын часте хезмәткәрләре зыян күрүчене машинадан чыгарып, табибларга тапшырган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев