Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган, 3се хастаханәгә озатылган

Кичә, кичке 7 нче 15 минутта Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының Зәй районы турысындагы 44 нче чакрымында "Субару Импреза" белән идарә иткән 1976 елгы ир-егетнең кагыйдәләрнең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозуы һәлакәт китереп чыгарган дип фаразлана. Автомобилен йөгәнләп булмаслык зур тизлектә каршы як юлга чыгарып, ул "ВАЗ-2106" машинасына...

Кичә, кичке 7 нче 15 минутта Чаллы - Зәй - Әлмәт автомобиль юлының Зәй районы турысындагы 44 нче чакрымында "Субару Импреза" белән идарә иткән 1976 елгы ир-егетнең кагыйдәләрнең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозуы һәлакәт китереп чыгарган дип фаразлана. Автомобилен йөгәнләп булмаслык зур тизлектә каршы як юлга чыгарып, ул "ВАЗ-2106" машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, "ВАЗ" руле артында барган 1980 елгы ир кеше шунда ук һәлак булган, "Субару"ны йөртүче ир, аның 1981 елгы хатын-кыз пассажиры һәм "ВАЗ" пассажиры булган 1959 елгы хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев