Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтенә эләгүчеләрне өйрәткән инструкторларны тикшерәчәкләр

Юлга чыккан һәркемнең күңелендә ниндидер бер тетрәндергеч уйлар уянадыр. Кешеләрнең тормышы - үз кулларында, шуңа да карамас­тан, юлларда күпләрнең гомере өзелә. Һәлакәтләрнең сәбәпләре төрле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү дә авариягә китерә. Статистика күрсәткәнчә, Татарстанда автомобиль йөртү стажы 3 елга тулмаган шоферлар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта....

Юлга чыккан һәркемнең күңелендә ниндидер бер тетрәндергеч уйлар уянадыр. Кешеләрнең тормышы - үз кулларында, шуңа да карамас­тан, юлларда күпләрнең гомере өзелә.

Һәлакәтләрнең сәбәпләре төрле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү дә авариягә китерә. Статистика күрсәткәнчә, Татарстанда автомобиль йөртү стажы 3 елга тулмаган шоферлар гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арта. Шуларны исәпкә алып, республиканың ЮХИДИ идарәсе уку йортын гына түгел, хәтта кайчандыр кагыйдә бозарга яратучыны өйрәткән инструкторны да күзәтергә мөмкинлек бирүче система үзләштерде. Аның асылы шунда, руль артына утырырга теләгән һәркемгә шәхси штрихкод тапшырылачак, алга таба ул инспекторларга кеше турында кирәкле мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирәчәк: кайсы автомәктәптә укыган, инструкторы кем булган. Бу система ярдәмендә автомәктәпләрдә машина йөртүчеләр әзерләүнең сыйфаты турында тиешле нәтиҗә ясау мөмкинлеге туачак.

Ничек кенә булмасын, Саба аграр көллияте инструкторларына укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга кызарырга туры килмәс, диясе килә. Профессиональ дәрәҗәдәге транспорт йөртүчеләр әзерләү өчен бездә барлык шартлар тудырылган. Көллиятнең юл йөрү кагыйдәләре белгечләре укучыларны транспорт чаралары йөртергә өйрәтергә күп көч куя. Ел саен 60ка якын студент - "В", 120ләбе "С" категорияле таныклык ала. Хәрби учет линиясе буенча 20дән артык егетне "Урал" автомобилен йөртергә өйрәтәбез. Класста 20дән артык ноутбук, интерактив такта бар. Теория һәм беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтүдән тыш студенларыбызны машина руле артына утыртып, идарәнең барлык нечкәлекләрен ачабыз.

Эшебезнең нәтиҗәлелегендә заман таләпләренә туры килүче махсус транспорт чаралары, җиһазлаштырылган кабинетлар, үзебезнең автодром зур роль уйный. Инструкторларыбыз һәр студент белән индивидуаль шөгыльләнә, белем бирүгә бар көчен куя. Моны имтиханнар нәтиҗәләре дә ачык сөйли. Үз тырышлыклары белән таныклык алып, юлларда югалып калмый, автомобиль рулен нык тотучы студентлар укып чыга безнең көллияттә.

Ә кертеләчәк яңа системага килгәндә, ул коррупцияне булдырмаска да хезмәт итәчәк. Хәзергә укытучы үз мониторында имтиханның барышын - теләсә кайсы студентның билет сорауларына ничек җавап бирүен күзәтә алса, яңа системада ул бары ахыргы нәтиҗәне генә күрә - сынауны тапшырганмы әллә юкмы. Яңалык автомәктәпләрнең объектив рейтингын төзергә дә ярдәм итәчәк.

Рөстәм Фәтхриев,

юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев