Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән: фото

Һәлакәт бүген иртән Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында булган. (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче...

Һәлакәт бүген иртән Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында булган.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. "Ниссан Тиара" һәм 13нче модельле "Лада" автомобильләре бәрелешкән.

Урынга 124нче янгын-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Коткаручылар җимерелгән машиналардан зыян күрүчеләрне чыгарган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Һәлакәттә Чистайдан 57 яшьлек иномарка пассажиры һәм Яңа Чишмәдән 33 яшьлек "Лада" йөртүчесе зыян күргән, алган җәрәхәтләрдән "Лада"дагы 60 яшьлек пассажирның гомере өзелгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев