Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл-транспорт һәлакәтләрен 15 минут эчендә терки торган сервис эшли башлаячак

Сервис ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка электрон рәвештә авария турында хәбәрне теркәргә ярдәм итәчәк.

Вице-премьер Максим Акимов җитәкчелегендәге цифрлы үсеш буенча хөкүмәт комиссиясе президиумы интернетта онлайн режимда европротокол төзү суперсервисын хуплады. Суперсервисны эшләтеп җибәрү юл-транспорт фаҗигасен теркәү вакытын 15 минутка кадәр кыскартачак. Шулай ук аварияләр белән бәйле рәвештә юлларда килеп чыккан бөкеләр дә кимиячәк. Бу хакта “Российская газета” яза.

Дәүләт хезмәтләре һәм мобиль кушымта аша “Европротоколны онлайн теркәү” суперсервисы ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка гына, электрон рәвештә авария турында хәбәрне теркәргә ярдәм итәчәк. Шулай ук тикшерү нәтиҗәләрен читтән торып алырга мөмкинлек бирәчәк.

  • Европротокол – ЮХИДИ хезмәткәрен чакырмыйча гына аварияне теркәү. ОСАГО буенча түләүләр алу өчен йөртүчеләр авария урынында документларны мөстәкыйль рәвештә тутыралар һәм китәләр.

Хәбәрне теркәү өчен кирәкле барлык мәгълүматлар да (машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында таныклык, иминият полисы) шоферның шәхси кабинетыннан алыначак. Аңа бары тик аларның дөреслеген тикшерергә һәм авария урыннан фотография җибәрергә кирәк булачак.

“2019 елның ноябрендә әлеге суперсервис Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә эшли башлаячак. Ә киләсе ел уртасыннан бөтен ил буенча эшләячәк”, - диде Максим Акимов. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев