Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлдагы фаҗига турында

Арча–Теләче юлындагы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Айван белән Төбәк-Чокырча авыллары арасындагы трассада 27 ноябрьдә кичке якта бер бала һәлакәткә очрады. Ул – Арчаның 7нче мәктәбендә 7 сыйныфта укучы яшүсмер. Мәктәптән түгәрәктән кайтышы булган.

Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең истәлекләрендә мондый фикер бар: иң зур хәсрәт әти дә, әни дә, абый да, сеңел дә түгел, иң зур хәсрәт бала хәсрәте… Без яшүсмер әти-әнисенең олы хәсрәтен уртаклашабыз, бала сәламәтләнеп, аякка баса күрсен, дип чын йөрәктән телибез.

Мәктәп коллективы да бик борчыла. Арчаның 7нче мәктәбе директоры Альмира Гатауллина безне бик дулкынланып каршы алды.

– Хәбәрне ишетүгә район хастаханәсенә чыгып йөгердек. Баланың хәле авыр иде. Реанимобиль белән Казанга озатып калдык.

Мәктәптә 9 милләт баласы белем ала. Биредә Айван, Төбәк–Чокырча, Яңасала, Каенсар, Арча станциясе балалары укый. Төбәк–Чокырча авылының якынча 3 километр ераклыктагы Чокырча ягына 27 бала йөри.

– Яңасала, Каенсар авылларына балаларны мәктәпкә автобус йөртә, – дип сөйли директор. – Чокырча ягына да әти-әниләр автобус сорыйлар. Бу мәсьәләне күтәрдек, әмма бездән генә тормаган нәрсәләр күп шул, автобус йөртү өчен юл таләпләргә (автобуска борылырга мәйдан юк һ.б.) җавап бирми булып чыкты.

Балалар бер генә сменада укый. Шунлыктан яктыда йөрү мөмкинлеге бар. Әмма төрле вакыт була. Мәсәлән, бу очракта яшүсмер, районда олимпиадада катнашып, өенә кайткач, ял итеп алганнан соң, мәктәпкә гитара түгәрәгенә чыгып киткән. Ә түгәрәктән кайтканда инде караңгы төшкән була һәм бала һәлакәткә очрый.

Бу юлның Арча–Теләче трассасына туры килүе дә бик хәтәр. Ә халык шул юл кырыеннан йөри.

– Баганаларда ут юк, караңгы, – дип сөйли Төбәк–Чокырчада яшәүче Наилә Касыймова. – Теләче ягыннан килгән машиналар зур тизлек белән таудан төшәләр, шул тизлек белән күпергә килеп керәләр. Күпердә җәяүлеләр өчен тротуар юк. Машинага эләкмәгәем дип, тимер бордюрга чатырдап ябышасың… Малай шул бордюр янында фаҗигагә эләккән дә инде.

– Безнең кыз 3 сыйныфта укый, – дип сөйләде Төбәк–Чокырчада яшәүче Люция Биктимерова. – Юлда машиналар бик каты йөри. Ут юк. Җыелышта бу мәсьәләне күтәрми калган юк. Җыелышка Арчадан килгән вәкилләр дә ишетә бу турыда. Фаҗига булганның икенче көнендә юлдагы баганаларда утлар ялт итеп янды. Әмма ул яктылык барыбер дә күпер янына килеп җитми.

Эх, әти-әниләргә катырак торасы калган да бит..! Ул күпергә кырые коймалап алынган тротуарны күптән сораган булганнар…

Әле кайчан гына Арча станциясеннән Теләче юлы буйлап лампочкалы заманча баганалар эшләнгәнен күреп сөенгән идек. Ул баганалар әлеге күпер янына килеп җитмәде. Без әлеге юл, аны яктырту мәсьәләсе буенча Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Плотниковка мөрәҗәгать иттек.

– Арча–Теләче трассасы региональ карамактагы юл, – дип аңлатты ул.

Ул баганаларны безнең район урнаштырмаган һәм лампочкалардагы утны яндыру мәсьәләсен дә алар хәл итә икән. Бәлки әле ул баганалар файдалануга тапшырылмагандыр да.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов белән дә сөйләштек. Педагогларның белем бирү белән беррәтттән төп бурычлары – хәвеф-хәтәрләр булдырмыйча балаларны исән–имин мәктәпләрдә укыту. Мәктәпләрдә балалар иминлеге буенча эш алып барыла. ЮХИДИ, янгын-коткару гарнизоны, экология хезмәткәрләре катнашында чаралар оештырыла, сыйныф сәгатьләрендә, әти-әниләр җыелышларында аңлатыла, киемнәргә яктылык кайтаручы билгеләр беркетергә киңәш ителә, каникулларга чыкканда әти-әниләргә инструктаж үткәрелә…

…Фаҗига булганның икенче көнендә яшүсмернең әтисе белән дә сөйләштек. Тавышы бик тонык иде. “Хәле бик авыр, – диде ул. – Ясалма сулыш белән ята…”.

Юлдагы фаҗигадә кем гаепле? ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин: “Әлегә берни дә әйтеп булмый, тикшерү бара”, – диде.

…Баланы Казан клиникасына алып барганда реанимобиль хастаханәгә килеп җитәм дигәндә һәлакәткә очрый. Яшүсмерне икенче машина белән клиника-га китереп җиткерәләр. Исән генә була күрсен инде…

Бүген бу фаҗиганең нинди сәбәпләр аркасында килеп чыкканы тикшерелә, киләчәктә әлеге юлда (һәм башка юлларда да!) мондый аянычлы хәлләр булмасын өчен тиешле чаралар күрелер, дип ышанасы килә.

Румия Надршина, автор фотосыАрча хәбәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев