Юлларга чикләү кертелә
Татарстан юлларында 15 апрельдән 14 майга кадәр зур йөк транспорты хәрәкәте чикләнә.
Язгы чикләүләр – мәҗбүри кабул ителгән чара һәм ул автомобиль юлларын саклауга юнәлтелгән. Кар эрегәндә, йөк машиналары астында юл ныграк җимерелә башлый. Вакытлыча чикләү аерым төрдәге: азык-төлек, хайван, дару, орлык, ашлама, халыкара йөк ташу, автобусларда пассажирлар йөртү транспорт чаралары, ягулык, бәла-каза нәтиҗәләрен юкка чыгару яисә бүтән гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу өчен кирәкле транспортка кагылмый.
Фото: https://pixabay.com | Larisa-K
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев