Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юрий Дудька бәхәстә оттырган Павел Грудинин мыегын кырудан баш тарткан

Видеоблогер Юрий Дудь белән төзелгән бәхәс шартлары нәтиҗәсендә КПРФтан кандидат 15 процент тавыш җыя алмаган очракта кырынырга тиеш булган.

Россия Президентлыгына КПРФтан кандидат Павел Грудинин сайлауга кадәр видеоблогер Юрий Дудь белән төзелгән бәхәс шартлары буенча, 15 проценттан азрак тавыш җыйган очракта мыегын кырырга тиеш иде. Грудинин бу шартны үтәүдән баш тарту ысулын тапкан дип хәбәр итә INTERFAX.RU.

Грудинин Юрий Дудьтан сайлаулар гадел үтте дип камерага әйтүен сорый. “Мыекка килгәндә... Без, Юрий Александрович Дудь, һичшиксез, очрашачакбыз. Ул камерага сайлаулар гадел үтте дип санавын әйткәч тә. Һәм мин шунда ук кырыначакмын. Тик мин аннан әлеге сайлаулар гадел булды, дигән сүзне ишетәсем килә”, - дигән Грудинин дүшәмбе көнне "Интерфакс" Үзәк офисында матбугат конференциясендә.

6 февральдә Грудинин Юрий Дудька YouTubта аның "Дудьта" программасында интервью биргән иде. Программа ахырында алып баручы кандидатка бәхәсләшү тәкъдим иткән. Әгәр дә Грудинин 15 проценттан артык тавыш җыя алса, журналист  кырыначак. 15 проценттан азрак тавыш җыйгын очракта Грудинин мыегын кырачак.Кандидат мыексыз килеш үзен “беркем дә беркайда да күрмәгән” диде.

Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматлары буенча, Грудинин тавыш җыю буенча Владимир Путиннан соң икенче урынны били. Аның өчен сайлаучыларның 11,9 проценты (8 млн 648 мең кеше) тавыш биргән.

Сишәмбе көнне иртән Дудь твиттерында винтажлы совет кырынгычы фотосын урнаштырган. Ул моның белән Грудининның шулай да бәхәстә оттырачагына һәм вәгъдәсен үтәргә тиеш булачагына ишарә ясаган.

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев