Z БУЫНЫ – КЕМНӘР УЛ?
Син буыннар теориясе турында ишеткәнең бармы? Хәзерге яшьләр кайсы буынга карый? Бу сорауларга җавапны белергә теләсәң, бу язма – нәкъ менә синең өчен.
Буыннар теориясен Уильям Штраус һәм Нил Хоув уйлап тапкан. Кайсы буынга караганыңны беләсең килсә, туган елың буенча гына эш итәргә кирәк.
Теория исеме |
Еллары |
Вакыйгалар |
Кыйммәтләре |
Җиңүчеләр |
1900–1923 |
1905 һәм 1917 елгы инкыйлаблар, коллективизация |
хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, якты киләчәк барлыгына ышану, идеологиягә тугъры булу, гаилә һәм гаилә традицияләре |
Дәшмәүчеләр |
1923–1943 |
Сталин репрессияләре һәм Икенче бөтендөнья сугышы |
тугъры булу, кагыйдәләр буенча яшәү, вазыйфа һәм статуска хөрмәт, сабырлык |
Бумерлар |
1943–1963 |
Туучылар саны арту, космосны яулау, СССРның «дөнья держава», чиратлар һәм талоннар |
оптимизм, коллективизм, шәхси үсештә кызыксыну |
X-билгесезлек |
1963–1983 |
салкын сугыш, үзгәртеп кору, Әфганстандагы сугыш |
үзгәрешләргә әзер булу, индивидуализм, сайлау мөмкинлеге булу, бөтен гомер барышында укырга әзер булу, карашларның гадәти булмавы, үз-үзеңә ышану, җенесләрнең тигез булуы |
Y-millenium |
1983–2003 |
СССР таркалуы, кризис, терактлар, хәрби конфликтлар, брендлар |
гражданлык бурычы һәм җаваплылыгы, ләкин шул ук вакытта психологлар аларның самимилеген һәм буйсына алуын билгеләп үтә. Беренче планга бүләкләү чыга. |
Z-башкалар |
2003 елдан башлап |
барысы да – алда |
проактив, акылга нигезләнгәнлек, үз-үзеңә кереп бикләнү, дөньяны яңалыклар тасмасы, мәкаләләр һәм кыска видеороликлар аша кабул итүе |
Хәзерге буын – Z буыны.
Алар нинди соң?
«Мәгълүмат эшкәртү»:
Алар – бармакта кнопка белән туган балалар.
– онлайн рәвештә аралаша, үзләре турында сөйли, киемнәр сатып ала
– онлайн рәвештә трендларны формалаштыра
– кыска һәм мәгълүматны гына кабул итә
– бер объектка игътибарны бары тик 8 секунд кына юнәлтә ала
– мәгълүмат кисәкле «порция»ләр белән генә кабул итәләр
– мәгълүматның рәсемнәр, смайликлар белән баетылган булуы шарт
Әти-әниләр белән мөнәсәбәт:
– ата-аналар балалары белән партнерлык мөнәсәбәтләре төзи
– балаларны чамадан тыш кайгырту
– ата-аналар балаларын жәлли (бөтен көнкүреш эшләрен үз өстенә ала)
– ата-аналар балаларына минималь басым ясый
– яшьләр карар кабул итү күнекмәләрен ия булмый
– ата-аналар балаларының үзләреннән күп әйберне яхшырак эшләвен билгели
Үз-үзеңне кабул итү:
– аларга һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк
– җиңел аралашырга ярдәм итә торган сыйфатлар яхшы бәяләнә
– үзләрен уникаль, дип уйлый
– мейнстрим буыны – социаль челтәрләрдәге тәкъдимнәр буенча яши
– уңышка җиңел һәм тиз ирешеп булуы
Максат һәм кыйммәтләр:
– хобби аша үз-үзеңне үстерү (сәяхәт белән мавыгу, музыка яки рәсем дәресләре, кино яки театрга йөрү, тарихка яки фотографияләргә кызыксыну пәйда булу)
– эш шатлык кына китерергә тиеш («карьера» һәм «дәрәҗәле эш» дигән сүзләр яңгырамый)
– Z буыны ат кебек эшләргә әзер түгел
– эш алар өчен рәхәтлек тә, акча да китерергә тиеш
– акыллы булу модада
Куркулар:
– әти-әнинең күңелен кайтарырга курку
– дөрес сайламау – катастрофа – чөнки алар өчен ялгышырга ярамый
– ялгызлык һәм социаль яктан туры килмәү – ялгыз булу, димәк, социумнан төшеп калу дигән сүз
Бу буынга ничек йогынты ясарга?
– һәркемгә кулай ресурсларда партнерлык программаларын булдырырга
– социаль челтәрләрдәге блогерлар ярдәмендә
– сөйләгәнче, үз мисалыңда эшләп күрсәтү
– аралашу өчени гади тел кулланырга
– кешенең гадәти ихтыяҗларына таянып эш итәргә
Нәрсә дип әйтергә?
– аңлатырга, фикер алышырга, дәлилләр китерергә
Алар белән нәрсә «эшләми»?
– авторитет, яшь, тәҗрибә, традициягә мөрәҗәгать итү
– якты киләчәк вәгъдә итү
– буыннар арасындагы элемтә
Нәрсә тәкъдим итәргә?
– мастер-класслар, тренинглар, семинарлар
– профориентациянең киңәйтелгән программалары
– кыска вакытка билгеләнгән максатларга ирешүгә ярдәм итү
– фрилансерлар өчен өстәмә акча эшләү ысуллары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев