Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз көнеңне үзең күрмәсәң, синең өчен беркем дә тырышмаячак - Роберт Миңнуллин

Шагыйрь коллегаларына иҗатларын халыкка җиткерү чараларын уйларга тәкъдим итте.

Хәзерге заман язучылары үз әсәрләрен халыкка җиткерү чаралары турында уйларга тиеш.  Үз көнеңне үзең күрмәсәң, синең өчен беркем дә тырышмаячак. Бу фикерен Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

«Авылга чыгып китеп, үз китапларың, шигырьләрең белән таныштыруны хуплыйм. Димәк, язучы үзен һәм язган әсәрләрен халыкка җиткерердәй дәрәҗәгә үскән», - ди шагыйрь.

Роберт Миңнуллин фикеренчә, үз иҗаты белән халыкны таныштырыр өчен, шагыйрь талантлы булырга тиеш. «Халык күңеленә үтеп керердәй әсәрләр язарга кирәк. Шул очракта гына ул үзенең иҗатын актив рәвештә укучыларга җиткерәчәк», - дип исәпли ул.

Шагыйрь үзенең бәхетле чорда иҗат итүен әйтте. «Авыллар гөрләп торды, укучыларым да күп булды. Мәктәп тулы бала-чага, очрашулар зур күтәренкелек белән узды. Бүгенге көндәге үзгәрешләр бер дә яхшыга түгел. Кызганыч, авыл мәктәпләрендә балалар көннән көн азая, кызыксынулары да башка, алар - замана балалары», - ди ул.

Роберт Миңнуллин шигырьләрен Инстаграм социаль челтәренә урнаштыра. "Укучыларым язган комментарийларга карап, үзем өчен нәтиҗәләр ясыйм. Заман белән бергә атларга тырышам», - ди халык шагыйре. 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев