Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр районыбыз мәктәпләренә матди һәм акчалата ярдәм күрсәтүне дәвам итә

Эшмәкәрләрнең, районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызның "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә катнашулары дәвам итә. Без белем алган мәктәпләренә матди һәм акчалата ярдәм күрсәтүне башлап җибәрүчеләр турында газетаның июль ае санында язган идек инде. Шуларның берсе - шәхси эшмәкәр Илнур Мөбарәкҗанов кадет интернат-мәктәбенә күрсәткән игелекле эшен дәвам итеп, Саба гимназиясе счетына да 5000...

Эшмәкәрләрнең, районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызның "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясендә катнашулары дәвам итә. Без белем алган мәктәпләренә матди һәм акчалата ярдәм күрсәтүне башлап җибәрүчеләр турында газетаның июль ае санында язган идек инде. Шуларның берсе - шәхси эшмәкәр Илнур Мөбарәкҗанов кадет интернат-мәктәбенә күрсәткән игелекле эшен дәвам итеп, Саба гимназиясе счетына да 5000 сум күчергән. Фәрит Нигъмәтҗанов гимназиягә 43200 сумлык телевизор, Марат Насыйбуллин ата-ана буларак, DVD-уйнаткыч бүләк иткән, "Татагро" жәмгыяте җитәкчесе сыйфатында 20 мең сум акча күчергән.

Лесхоз бистәсендә туган эшмәкәрләр Наил Мортазин һәм Илсур Шәйдуллин үзләре белем алган Лесхоз мәктәбенә 10ар мең, Илшат Арсланов,Альберт Зиннәтуллин 5әр мең сум күчергәннәр. Ә ЮХИДИнең Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов Лесхоз мәктәбенә 1,3 миллион сумлык видеокүзәтү җайланмасы бүләк иткән.

Шәмәрдән лицеена күрсәтелгән булышлык шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге башлыгы Васил Исмәгыйлев укучыларны йөртүче автобуска куяр өчен бирелгән видеорегистратор белән тулыланды.

Авыл мәктәпләренә ярдәм итүчеләр табыла тора. Әйтик, Айрат Гатиятуллин үзе укыган Шекше урта мәктәбе счетына - 10000 сум, Сатыш урта мәктәбенә Ирек Әхмәтшин - 1000, Рәдиф Рәхимов - 500, Юлбат урта мәктәбенә Рамил Низамиев - 3000, Айдар Бадыйков - 1000 сум күчерделәр. Гүзәлия Измайлова Олы Кибәче урта мәктәбенә 1500 сумлык обой, "Әхмәтов" шәхси предприятиесе Явлаштау урта мәктәбенә 2500 сумлык буяу бирде. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар бүлмәсендә җылылык радиаторларын (23383 сумлык) алыштыру эшен алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев