Саба таңнары
  • Тат Лат
  • ЗАГС бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова: "Туйда да тынычлык кирәк"

    Көз - туйлар чоры. Моның шулай икәнлеген никах залларына бармыйча да белеп була. Төн уртасында һавага сибелгән фейерверклар кайдадыр туй баруы турында сөйли.

    Әмма һәрнәрсәнең үз тәртибе бар. Беренчедән, Татарстан Республикасының "Төнлә гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында"гы законы нигезендә, 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр күпфатирлы һәм шәхси торак йортлар тирәсендәге күңел ачу үзәкләрендә һәм җәмәгать туклану объектларында тавыш көчәйткеч җайланмалары куллану,¬ кыч¬кырулар, сызгырулар, җырлау, тавыш чыгара торган бүтән гамәлләр тыела. Икенчедән, фейерверклар очыру урынында чараны оештыручының һәм җитәкченең катнашуы мәҗбүри. Фейерверкны оештыручының моңа лицензиясе булуы, билгеле үрнәктәге сертификатка ия, төзек кушу механизмлы пиротехник әй¬берләр һәм материаллар гына кулланылуы, бу эшкә аттестацияләнгән белгечләр җәлеп ителүе шарт. Фейерверклар очыру урынын утсүндергеч, су салынган савыт бе¬лән тәэмин итәргә, чара бет¬кәннән соң урынны тотылмаган пиротехника калмаганлыгын ачыклау өчен тикшереп чыгарга кирәк.
    Шулай ук никах залларында да үз-үзеңне то¬ту кагыйдәләрен белү мөһим. Язылышу танта¬насында катнашучылар бер-берсенә комачаулык тудыручы хәрәкәтләр ясарга, теләсә кая чүп-чар ташларга, милли, дини ызгыш тудыра торган символика һәм билгеләр йөртергә тиеш түгелләр. Шикле әйберләр табылганда, төтен, нәрсәдер янган ис сизелгәндә ашыгыч рәвештә хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк. Туйлар күңелле, имин үтсен.

    Алсу Шәйхетдинова,
    ЗАГС бүлеге мөдире.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: