Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз әйләнмә, алкоголь

Соңгы елларда суррогат спиртлы эчемлекләр сату проблемасы шактый кискен тора. Июнь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре үткәргән административ тикшерү кысаларында районда законсыз аракы сатуның 3 очрагы билгеле булды.

Түбән Камадан  килгән шәхси эшмәкәр 23 июньдә минераль судан бушаган 0,5 литрлы пластик шешәдә спиртлы эчемлек  сатканда тоткарланды. Аннан 5 литрлы канистрга  салынган  спиртлы  сыекча  алынды.  Закон бозучыга Административ хокук бозулар турындагы Россия  Федерациясе  кодексы  нигезендә беркетмә  төзелде. Шулай ук шәхси эшмәкәр Л.да сатуга  0,5 литрлы шешәдә спирт исе килеп торган продукцияне 400  сумга  сатуга  куйган    иде. Казаннан  килгән гражданка Х. исә шундый ук спиртлы шешәне 350 сумга  сатканда тоткарланды. Моннан тыш алкоголь продукциясе  сатуның аерым таләпләрен үтәмичә 0,45 литрлы шешәдә сыра белән  сәүдә итүче дә админист­ратив  җаваплылыкка тартылды.

  Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучыларны  фаш итүдә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне (фактны раслаган фото булуы шарт) акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган.

 

Фото : https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X