Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заманы – нинди, һөнәре – шундый

Яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “ТНВ” депутатлар төркеме белән “Татарстан-яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте югары советының уртак утырышында әйткән сүзләре бу.

Парламент башлыгы оешмалар цифрлы үзгәрешләр кичергән чорда кадрлар әзерләү мәсьәләсенең аеруча актуаль булуын искәртте. “Цифрлаштыру – көндәшлеккә сәләтле икътисад үстерү, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга йөз тоткан илләр таянган дөньякүләм үсеш юлы ул. Дүртенче технология революциясе, җитештерү юнәлешен үзгәртеп кенә калмыйча, хезмәт базарындагы үзгәрешләргә дә китерде”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, килеп туган вәзгыять шартларында кадрлар әзерләүгә дә яңа таләпләр куела. “Бүген эш бирүчеләргә югары белем алу турындагы диплом белән эш тәҗрибәсе генә җитми. Һөнәр яки белгечлектән тыш, бу юнәлештә алган күнекмәләр белән компетенцияләр дә мөһим булган чор җитте. Хезмәт базары бер төрле белгечлекләргә мохтаҗлык кичергәндә уку йортлары башкаларын әзерләрлек булмасын”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте тарафыннан 2024 елга кадәр цифрлы икътисадны төп биш төрле юнәлештә үстерүнең максат-бурычларын билгеләгән “Цифрлы икътисад” илкүләм программасы булдырылган. Шушы программа кысаларында каралган ун проект Татарстандагы Иннополис университетында гамәлгә ашырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта республиканың мәктәп, көллият һәм бгары уку йортларында яшьләргә эшкә урнашырга ярдәм итүче махсус хезмәтләр эшләвен дә искәртте. “Иң мөһиме – бу эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Мәктәпне бетергән бала теге яки бу белгечлекләрне тиешенчә күзаллап бетерми. Нәтиҗәдә, күп кенә студентлар беренче курста ук укуын ташлый яки вуз тәмамлаганнан соң үз белгечлеге буенча эшләми”, – диде парламент башлыгы.

Дәүләт Советы Рәисе бу урында яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итүче махсус сайт һәм платформалар булдырырга кирәклеген дә искәртте. Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин республика һәм илдәге бүгенге вәзгыятькә, шушы шартларда икътисадның ни рәвешле яшәвенә дә тукталды. “Килеп туган шартларда без бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш”, – диде парламент Рәисе.

Киңәшмәдә яшьләрне вакытлыча эшле итү, эш бирүче белән һөнәри уку йортлары арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алышты. Утырышта катнашучылар Татарстан Президенты белән республика хөкүмәтенә, башкарма хакимият органнарына оешмалар өчен кадрлар әзерләү һәм яшьләрне хезмәт базарына яраклаштыруга кагылышлы тәкъдимнәрдән торган резолюция дә кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев