Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебез өчен кирәк

2018 елның җәендә илдә (республикада да) футбол буенча дөнья чемпионаты була.

Шул ук вакытта җәйгә күп кешенең элек алган чит ил паспортлары срогы чыга. Чират тудырмас өчен хәзердән үк аларны алыштыру чарасын күрә башларга, ягъни чит ил паспорты срогы чыгарга 6 ай кала Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлеге миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу кешеләрнең үзләренә уңайлы булсын өчен шулай эшләнә. Моның өчен дәүләт хезмәте аша гариза җибәрү сорала. Аны кабул итеп алганнан соң гына дәүләт хезмәте аша ташлама белән (бер кешегә 1050, балага 450 сум ташлама) түләргә һәм паспорт, паспортның 3,5,19 битләре күчермәсе, иске чит ил паспорты (срогы чыкмаган булса), балалар өчен туу турында таныклык, 8 номерлы форма, законлы вәкиленең (әтисе, әнисенең) паспорт күчермәсе (3,5,17 битләр) белән миграция бүлекчәсенә килергә кирәк.Белешмәләр өчен телефон:89274449297.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев