Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебезнең машиналарны сатып алучылар транспорт салымыннан азат ителерме?

Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Россия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов шундый тәкъдим юллаган.  

Парламентарий билгеләп үткәнчә, чит ил маркалары киткәннән соң, үзебезнең предприятиеләр җитештерү һәм сату күләмен яңадан торгызу, шулай ук экспортны җайга салу мөмкинлеге алды.

«Аерым алганда, илебез машиналарын сатып алучы россиялеләр ике-өч елга транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин», – дип саный тәкъдимнең авторы.

Ул шулай ук үзебездә эшләнгән яңа транспорт сатып алуга субсидияләр биреп, иске автомобильләрне утильләштерү программасын яңартырга мөмкиннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев