Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Журналист Наил Алан вафат

“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була.

Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат. Мәгълүматны “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе җитәкчесе Рим Гыйлфанов раслады. “Наил Аланның үлеме - татар халкы өчен зур югалту. Ул үзенең позициясе, стиле белән татар дөньясына танылган шәхес иде”, - ди Рим Гыйлфанов.

“Азатлык” радиосы корреспонденты, 55 яшьлек Наил Алан Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә вафат була. Хезмәттәшләре йөрәк авыруыннан булса кирәк, дип фаразлыйлар. Рим Гыйлфанов Наил Аланның сәламәтлегенә зарланганы булуын әйтә. Әмма журналист, курыкмыйча, Африкага чыгып киткән. Бу - аның Африкага өченче сәяхәте булган.

Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган.

  • Наил Алан Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1970 елда Алан урта мәктәбен, 1981 елда Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.

Фото: социаль челтәр

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иманы ылдаш булсын.