Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Журналистика факультетының иң өлкән укытучысы Җәвит Акчурин вафат

Мәрхүм белнә хушлашу 24 апрельдә 10.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы, 5А йорт, 70 фатирда узачак.

Бүген 23 апрельдә Казан федераль университетының журналистика факультетының иң өлкән укытучыларының берсе Җәвит Акчурин Галим улы каты авырудан соң 88 яшендә вафат булган, дип хәбәр итә КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.

Җәвит Акчурин 1930 елның 8 мартында туган. Ул хезмәт баскычын узган гасыр уртасында Куйбышев кинохроника студиясендә кинооператор ярдәмчесе сыйфатында башлаган. Аннары “Советская Татария” һәм “Социалистик Татарстан” газеталарының фотохәбәрчесе булган, бөтен республика буенча йөреп чыккан, фотообъектив ярдәме белән аның тарихын язган, “Известия” һәм ТАСС фотохроника агентлыгы белән актив хезмәттәшлек иткән.

Акчурин “Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Казан университетының Атказанган укытучысы”, Россия һәм Татарстан Республикасы Журналистлары берлеге әгъзасы.

Мәрхүм белнә хушлашу 24 апрельдә 10.00 сәгатьтә Гадел Кутуй урамы, 5А йорт, 70 фатирда узачак.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев