ЗИРАТ АГАЧЫН КИСӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?
— Авыл зиратында агачларны кистеләр. Бик күңелсез булып калды. Агачлар каберлекне җил-яңгырдан, давылдан да саклап, ышыклап тора. Хәзер кабер өстенә таш та куймыйлар. Чардуганга исем язылган такта эләләр дә бетте... Ни әйтсәң дә, таш озаграк саклана бит. Дин әһелләре моны ничек аңлата?
Фидаил, Тукай районы.
Чаллыдагы “Сөембикә” мәчете имам-хатыйбы Рәис хәзрәт ӘХМӘТОВ:
— Пәйгамбәребез (с.г.в.) узып барышлый ике каберне күрә дә, агач ботаклары сындырып алып, кабер өстенә кадап куя. “Болар утта, — дип аңлата ул, — шушы ботаклар кипкәнче, аларга җиңелрәк булыр”. Менә шуннан соң кабер өстенә агач утырта башлыйлар. Бүген күпчелек зиратларда киң ябалдашлы, зур агачлар үсә. Аларга каргалар оя ясый. Чардуганнар да төрлечә урнаштырыла. Җыеп әйткәндә, бүген зиратны карап-чистартып тору җиңел түгел. Гарәбстанда, мисал өчен, каберлекләр бик чиста, чардуган да, агач та юк, каберләр бер тәртип белән урнаштырыла, мәрхүмнең туган-үлгән елы язылган кечкенә таш куела. Шулай дөресрәк, дип уйлыйм. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: һәйкәл, рәсемнәр кую — гөнаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев