Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк сайлау комиссиясе сайлау алдыннан матбугаттагы агитация кагыйдәләрен искәртә

Гаммәви матбугат чараларында агитация чоры 11 августтан башлана.

9 сентябрьгә, бердәм тавыш бирү көненә, бер ай кала, Россия Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгән кандидатларга сайлау алды кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Россия Үзәк сайлау комиссиясендә видеоконференция барышында доклад белән Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Майя Гришина чыгыш ясады.

“Алдагы шимбәдә гаммәви матбугат чараларында агитация чоры башлана. Төбәкләрдә эфир вакытын һәм басма матбугат мәйданын бүлү буенча жирәбә салына. Һәрвакыттагыча, урын күп бирелгән”, - диде ул.

Моннан тыш, Гришина булачак сайлауларда гаммәви матбугат чараларын җәлеп итүгә кагылышлы күрсәткечләрнең берсен әйтте. Сайлауларда югары дәрәҗәдәге вазифаи затларны сайлауда 98 телеканал һәм 92 радиоканал түләүсез эфир вакытын бирә. Моннан тыш, түлүсез мәйданны 451 төбәк һәм дәүләт вакытлы матбугат басмалары тәкъдим итә.

“Полиграфия оешмаларына килгәндә, аларның 698е хезмәт күрсәтүгә әзер икәнлекләрен хәбәр итте. Теле- һәм радиооешмалар: 377 телеканал, 459 радиоканал, шулай ук 1178 вакытлы матбугат басмасы хезмәт күрсәтергә әзер”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе. Ул теркәлгән кандидатларга гаммәви матбугат чараларында агитация уздыру өчен “бик киң” мөмкинлек булуын өстәп әйтте.

  • Татарстанда 2018 елның 9 сентябрендә, бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстан җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә сайлау узачак.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев