Зәкәт кибетендә акча сорамыйлар
Аякларым туңды, җылы оекбаш бирегезче?! Казандагы Лобачевский урамыны 6/27 йортында урнашкан Зәкәт хәйрия фонды кибетенә салкын кыш көннәрендә шундый үтенечләр белән килүчеләр байтак булган. Зәкәт кибетендә оекбашлар да, аяк киемнәре дә өләшәләр. Беркемнән дә акча сорамыйлар, кешенең паспортын да карамыйлар, нинди милләттән икәнлеге белән дә кызыксынмыйлар.
Кибеттә булган әйберне алып, киеп китә аласың. Кибет дигәч тә инде, зур бина түгел, кечкенә генә бер бүлмә. Дөрес, сукбайларны эчкә үткәрмиләр, сораган әйберләрен, үлчәмен чамалап, алып чыгып бирәләр. Айлар, еллар буе юынмаган, чистарынмаган кешеләрне киемнәргә якын җибәрмәүләре аңлашыла. Алардан соң йогышсызландыру мөмкинлеге юк ич. Ә йорт-җирсезләр оекбаш кирәксә дә, алмашка күлмәк, чалбар сорап та еш килә икән.
2016 елдан башлап, Казандагы Борһан Шәһиди урамы чатында (Колхоз базары тирәсе) атнаның дүрт көнендә – дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә мохтаҗларны ашаталар. Зәкәт хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин әйтүенчә, анда да, сезонга карап, төрле өс-баш та алып баралар. Киемнәрнең берсе дә кире кайтмый, таралып бетә икән. Кышкы чорда җылы свитерларга, чалбарларга, баш киемнәренә ихтыяҗ зур. Монда бер генә таләп бар: кеше аек булырга тиеш, сәдаканы исерек кешегә бирмиләр.
Кибеткә кием-салым каян килә соң? Теләсә кемнең өенә кереп, шкафын ачып карасаң да, чүпрәк-чапрак шулкадәр күп бит хәзер. Кайберсенә еллар буе кул да тими, күз дә төшми. Ярый ла, бирерлек туганнарың, танышларың булса һәм син кайчандыр акча түләп алган тауарыңны рәхмәт әйтеп алып калсалар. Ә Зәкәт кибетенә халык үзеннән арткан әйберне, чүп җыеп, көя ашап ятмасын, кешегә файдасы тисен, савабы булыр, дип китерә икән. Ирек хәзрәт бу уңайдан бер мисал китерергә ярата: Мөхәммәт пәйгамбәребез вакытыннан килгән хәдисләрдә язылганча, мохтаҗга киемеңне бирсәң, игелек кылган кешегә аның соңгы җеп бертеге өзелеп төшкәнче савабы бара.
Кибеткә тапшыра торган әйбер чиста-пөхтә, әйбәт хәлдә булырга тиеш. Тауарларны көн саен алып китәләр һәм китереп торалар. Киштәләргә уенчыклар, китаплар, савыт-сабалар да куелган. Кибеттә эшләүче Гөлнур Газизовага китерүчеләр дә, алып китүчеләр дә: “Ярый әле, сез бар”, – дип әйтә икән. “Бер күлмәк өчен дә елый-елый рәхмәт укыйлар, куанычлары йөзләренә чыга, – ди Гөлнур ханым. – Боларга карап күңелем тула. Безнең тормыш “әлһамдүлилләһ” бит дим”. Нигериядән килгән студент егет тә Зәкәт кибетен үз иткән. “Артык-портык әйберләрегез булса, ташламагыз, туган илемә каникулга кайтканда үзем җыеп алып китәрмен. Анда бөтен нәрсәгә шатланалар”, – дип әйтә икән. Ә бездә, ни кызганыч, әйбернең кадере юк һәм өсте-өстенә алынган күлмәк-чалбар, пәлтә, тун да ул кадәр сөенеч китермәскә мөмкин.
Әлеге кибеттә дини кешеләр өчен озын күлмәкләр, яулыклар да бар. Ярты ел элек япь-яшь кыз бала яулык сорап кергән. Үзенә ошаганы табылгач, оялып кына озын күлмәк турында сүз кузгаткан. “Аның үлчәмендәге матур күлмәк бар иде, ләкин бер урыннан аз гына сыпылып киткән иде”, – ди кибетче ханым. Кыз, миңа алай да ярый дип, күлмәкне иңнәренә салгач, көзгедәге чагылышын күреп, шулкадәр куанган, хәтта, кулларын чәбәкләп, биеп тә алган. Гөлнур ханым аны, тагын кил, дип озата.
Кайбер мөселманнар, зәкәт өлеше булыр дип, кибеткә төргәк-төргәк өр-яңа күлмәкләр, аяк киемнәре тапшыра икән. Корбан итләрен дә ел әйләнәсе алып киләләр – гакыйка (бала туу хөрмәтенә) корбаны, нәзер корбаны, шөкер корбаны... Әйберне китергәндә үк күп балалы гаиләләргә, йорт-җире янган кешеләргә, авыру бала тәрбияләүчеләргә, мөселман шәкертләргә, читтән кайтучыларга дип атап бирүчеләр дә була. Аларның гозерен үтиләр. Барлык әйберләргә дә рәхмәт әйтеп, дога кылалар. Ә кибет беркайчан бушап тормый, шимбә, якшәмбедән кала башка көннәрдә иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр эшли. Гөлнур ханым белән сөйләшеп торганда, Кыргызстаннан килгән күп балалы гаилә, 11 кешегә дип, бер кочак кием сайлады. Алар Казанда елдан артык яши икән, кеше фатирында торалар. Гаилә башлыгы базарда сату итә, хатыны – җыештыручы. Зәкәт кибете хакында мәчеттә ишеткәннәр.
Йорт-җире янган кешеләр дә беренче кирәк-яракны Зәкәт кибетеннән алып китә. Бер ялгыз ир-ат та, ут хәвефенә тарып, бернәрсәсез калган. Аңа башта – кием-салым, аннары савыт-саба, ризык белән булышканнар. Сәдака акчаларыннан да да өлеш чыгарганнар. Өй җиткергәннән соң, бер килүендә ул, сезнең ярдәм белән бөтен нәрсәм булды, хатын да табып бирмәссез микән, дигән. Гөлнур ханым шуннан соң таныштыру хезмәтенә дә керешкән. Ә беркөнне тагын бер игелекле кеше шалтыратып: “Фатирымны сатам, андагы җиһазларымны бүләк итеп бирер идем. Кирәк кеше булса, алып китсеннәр әле”, – дигән. Күп балалы мөселман гаиләсе әлеге тәкъдимне сөенеп кабул иткән. Зәкәт кибете бик саваплы гамәл башкара: киендерә, таныштыра, шатландыра...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев