Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга “Туган авылым” күңел ачу комплексында бәйрәм оештыра

2 апрель - Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне буларак билгеләп үтелә.

2 апрельдә Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды үсешендә аерымлыклар килеп туган балаларга һәм аларның әниләренә бәйрәм оештыра. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе, 2 апрель көнне, 14.00 сәгатьтә “Туган авылым” күңел ачу комплексында яшь кунаклар өчен бәйрәм оештырыла. Анда танылган алып баручы Айрат Заһриев иҗади мастер-класслар уздырачак , шулай ук күңел ачу, дустанә мохиттә чәй эчү оештырылачак.

Бу көнне авыру балаларга теләктәшлек сыйфатында һавага зәңгәр шарлар очыру да каралган.

Фото: Султан Исхаков

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев