Саба таңнары

Зәкятне бирүнең дөрес вакыты

Без-татарда зәкятне рамазан аенда түләү гадәте бар. Ураза ае күңелләрнең нечкәргән вакыты булганга, шулайрак килеп чыккан, күрәсең. Югыйсә шәригатебез буенча аның төп ике шарты бар: алдагы түләүдән соң, бер ел узып китүе һәм хәлле-бай булуың кирәк. Һәрхәлдә, календарь ел узгач, искә төшерү урынлы булыр дип, шә­рехләү өчен, ТР Диния нәзарәте...

Без-татарда зәкятне рамазан аенда түләү гадәте бар. Ураза ае күңелләрнең нечкәргән вакыты булганга, шулайрак килеп чыккан, күрәсең. Югыйсә шәригатебез буенча аның төп ике шарты бар: алдагы түләүдән соң, бер ел узып китүе һәм хәлле-бай булуың кирәк. Һәрхәлдә, календарь ел узгач, искә төшерү урынлы булыр дип, шә­рехләү өчен, ТР Диния нәзарәте каршындагы "Зәкят" хәйрия фонды рәисе Рафис Шаһвәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
- Зәкят ул - мал-мөлкәттән (байлыктан) фәкыйрьләр, мох­таҗ­лар өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака. "Зәкят" сүзе "чистарту" дип тәрҗемә ителә. Чөнки, беренчедән, зәкят - булган байлыкны мал-мөлкәт туплауга бәйле хата-ялгышлардан, ярамаган эшләрдән арындыра. Икен­чедән, ул күңелләрне саранлык һәм шәфкатьсезлек кебек начар сыйфатлардан азат итә, зәкят бирү нәтиҗәсендә кешеләр юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк була башлый. Өченчедән, зәкят - Аллаһы ризалыгы өчен ният һәм гамәлләреңне пакьләү. Зәкят бирүче ният һәм гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирәсен һәрвакыт исендә тота һәм Аның кануннары буенча яшәргә тырыша. Дүр­тен­чедән, зәкят җәмгыятьне социаль тигезсезлек аркасында килеп чыга торган канәгатьсезлектән аралый. Бишенчедән, хәлле кешеләр дә авыр вакытларында ярдәмсез калмаячагын аңлый. Ирекле, балигъ, үз акылында булган һәм әлеге бурычы бар икәнен белүче һәр мөэмин-мөселман зәкят түләргә тиеш.

- Рафис хәзрәт, аның шартларын да әйтеп китсәгез иде.

- Иң элек ел дәвамында билгеле бер мөлкәткә, акчага (нисабка) ия булу. Пәйгамбәребез сал­ләл­лаһу галәйһи вәссәлләм болай ди­гән: "Ел тәмам булганчы бернинди мөл­кәттән дә зәкят алынмыйдыр" (Әбү Давыт). Зәкят ел азагына булган суммадан чыгып түләнә. Икенче шарт. Зәкят кешегә көндәлек тормышын тәэмин итәр өчен кирәк булган акчадан (мөлкәттән) алынмый. Монда азык-төлек, яшәгән йортлар, өй җиһазлары, аларны суык һәм эсседән саклый торган киемнәр, эш кораллары, акыл хезмәте белән шөгыль­ләнү­челәр өчен аларның бу эшләрендә кулланыла торган китаплар һәм көндәлек тормыш өчен зарур булган башка әйберләр күздә тотыла. Өченче шарт - зәкят түләүченең мондый нияте булу.

- Аны нинди мөлкәттән, нинди суммада түлиләр? Кыйм­мәтле кәгазьләрдән түләнәме?

- Зәкят җиде төрле әйбердән - алтын-көмеш, сәүдә, җиләк-җи­меш, яшелчә, маллар (эре һәм вак терлек), файдалы казылмалар, табылган хәзинәдән бирелә. Ал­тын-көмеш һәм акчадан бирелгән кебек, кыйммәтле кәгазьләрдән дә 2,5 процент күләмендә түләнә.

- Нинди суммадан түләнә башлый?

- Зәкят түли башлауның минималь микъдары, ягъни нисабны акчалата бәяләү алтынның дөнья­дагы хакына бәйле. Ул микъдар 84 грамм алтын хакына бәрабәр. Без 84 грамм алтынны аның бәясенә тапкырлыйбыз да, шул 84 грамм алтын хакын, ягъни шуңа бәйле рәвештә, нисабның суммасын ачык­лыйбыз. Әгәр дә кешенең алтыны, көмеше, кыйммәтле кә­газь­ләре, әйләнештәге товарла­рының кү­ләме нисабтан артса, ул әлеге мөлкәте суммасының 2,5 процентын зәкят итеп түләргә тиеш.

- Түләүнең вакыт кысалары бармы? Кергән акча нинди мак­сатларда тотыла?

- Зәкят ел саен түләнеп торырга тиеш. Әгәр дә кешенең мөлкәте нисабтан артып китсә һәм бер ел вакыт үткәннән соң да, мөлкәте нисабтан ким булмаса, ул үзендәге мөлкәт суммасыннан түли. Зәкят­нең кемнәр өчен тотылуы Коръән­дә билгеләнгән. "Сәдака (зәкят), Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик фәкыйрьләргә, мескен­нәр­гә, зәкят җыючыларга вә кү­ңел­ләре Исламга ятканнарга: тоткында булган кешеләргә, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, җиһадта катнашканнарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ - барысын да белеп торучы һәм хикмәтләр ияседер",- дип әйтелгән "Тәүбә" сүрәсенең 60 нчы аятендә.

Әбү Хәнифә фикеренчә, ярлылар исәбенә нисаб күләмендәге акчасы булмаган кешеләр яки бу акчаларын (мөлкәтен) көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тотучылар керә. Әгәр дә ке­шенең матди мөмкинлеге (мө­л­кәте) нисаб күләмендә генә булса - ул ярлы булып исәпләнә, әмма зәкят сәдакасына өмет итә алмый. Мөлкәтсез кеше - бернәрсәсе дә булмаган кеше ул.
Зәкят җыючылар - зәкят җыю һәм аны бүлеп бирү белән шө­гыльләнүче кешеләр. Алар бу эш­кә мөселманнар тарафыннан билгеләнеп куела. Зәкят җыю һәм җыелган сумманы бүлеп бирү - кешеләр алдында да, Аллаһы Тә­галә алдында да зур җаваплылык.

Үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, мәсәлән, кием сатып алырга, дәваланырга яки дошманлыкка чик куяр өчен бурычка акча алып торганнар бурычлы санала. Бурычларын түли алмаганнарның бурычлары зәкят исәбенә капланырга мөмкин. Ләкин бу шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән максатларда алынган бурычларга гына кагыла. Үз көче белән бурычын кайтара алырга сәләтле кеше зәкят итеп җыелган акча ярдәменә исәп тота алмый.

Аллаһ ризалыгы өчен эшлән­гән эшләргә - исламга өндәү һәм дәгъ­ват кылуга, шуларның фәнни куәтен ныгытуга, мөселманнар арасында фетнә чыгарырга теләү­челәрнең фикри һөҗүмнәренә каршы тору эшчәнлегенә тотыла ала.
Зәкят акчалары юлда авыр хәлдә калучы (мәсәлән, бар акчасын югалтып бетергән яки таланган) мосафирларга ярдәм итү өчен дә кулланыла. Бу вакытта аларның гомуми матди хәле исәпкә алынмый. Янә сораулары туган кешеләр фондыбызга (843 225-33-22) шылтырата ала.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: