Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

Зөлфия Шакирова: “Безне аяк чалучылар күтәрде”

Иң куркынычы - үз-үзеңне алдау. Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова әнә шулай ди. Аның фикеренчә, чакыру билетына гына җыелган халык алдында чыгыш ясап, сәхнәгә туганнарың алып чыккан чәчәккә сөенгән кыяфәт чыгару - артист өчен моннан да авыррак хәл була алмый. Болай эшләгәндә иҗат күренми, үзеңне-үзең юатып яшәргә генә кала. -...

Иң куркынычы - үз-үзеңне алдау. Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова әнә шулай ди. Аның фикеренчә, чакыру билетына гына җыелган халык алдында чыгыш ясап, сәхнәгә туганнарың алып чыккан чәчәккә сөенгән кыяфәт чыгару - артист өчен моннан да авыррак хәл була алмый. Болай эшләгәндә иҗат күренми, үзеңне-үзең юатып яшәргә генә кала.

- Зөлфия ханым, Сезнең өчен җыр дөньясы нәрсә ул?

- Һәрбер кеше балачактан ук ниндидер һөнәр иясе булырга хыяллана. Мин исә, Игезәк йолдызлыгында тугангамы, каршылыклы шәхес булып җитешкән­мен. Һәрвакытта үз-үземне икегә бүлдем. Менә шуның бер ягы артистлык һөнәре яклы иде. Укытучыларым әйтүенчә, ике яшемдә үк капка төбендә "И утыра балыкчы..." дип көйләп утырганмын. Димәк, телем ачылганнан бирле җырчы булырга хыялланганмын. Безнең чор кешеләрендә фанатизм көчле бит ул. Бер максат куйгансың икән, аңа дөнья ярылса да, һичшиксез, ирешергә кирәк.

Икенче ягым исә табибә булуымны теләде. Бусы да табигый: әнием - чыккан буыннарны утыр­тучы. Ул үзен белә-белгәннән бирле халык медицинасы белән эш йөрткәнгә, миңа бу сәләт тә күчкән. Әмма артист булу теләге көчлерәк булганга, мәктәпне тәмамлагач ук, Уфа сәнгать училищесына юл тоттым. Имтиханда шулчаклы яраттылар, беренче турда җырлагач та, икенче турны сикертеп, өченче турга үткәрделәр. 140 кеше арасыннан санаулылар рәтенә эләккәнне белгәч, авылга кош тоткандай кайтып кергәнем истә. Әни исә, артист булсаң, тамагың ач булыр инде, дип тиргәп калган иде. Соңыннан: "Ире дә, балалары да булмас дип курыккан идем", - дип сөйләде. Ул минем, күрше кызлары кебек, аш-су остасы булуымны теләгән. Шул турыда сүз чыкса, күздән яшьләр атылып чыга, пешекче булмыйм, җырчы булам дип, бәхәсләшә идем. Күрәсең, җыр дөньясы ул вакытта ук минем бөтен барлыгымны биләгән булган. Минем бу юлда озата барган укытучыларыма рәхмәт әйтәсем килә. Уфа сәнгать университеты профессоры Фәр­зәнә Сәгыйтова, Казан кон­сер­ваториясендәге укытучым, профессор Зөләйха Хис­мәтуллина тавышны да, калебемне дә ныгыттылар. Дөрес, үземне эстрада җырчысы булырмын дип күз алдына китермәгән идем. Опера җырчысы булырмын дип хыялландым. Җәвит белән гаилә коргач, эстрадага кереп киттем. Ә хыяллар бик зурдан иде...

- Тормышның әнә шундый борылыш алуына үкенми­сезме?

- Мин бит үз кыйблама хыянәт итмәдем. Эстрадада булсам да, һәрвакытта халык җырларына өстенлек бирдем. Киң диапазонлы җырлар сайларга тырыштым. Тамашачыга ярыйм дип, бервакытта да такмак башкармадым. Җырның сүзенә, көенә игътибар итә идем. Шуңа күрә бер генә җырымның да гомере өч кенә көнлек булмады. Минем җырларым халык күңелендә озак сакланыр дип уйлыйм. Кая гына барсам да, халык аларны яратып кабул итә, башка артистлар үз репертуарына ала, еш кына табыннарда шул җыр­ларны башкаруларын ишетеп сөенеп утырам. Бигрәк тә Башкортстанда яраталар аларны. Димәк, буш җырлар җырлама­ганмын.

- Җыр дөньясына бик җиңел кереп киткәнсез дигән тәэсир калды. Иҗат юлыгыз да шулай тигез бардымы?

- Ә менә иҗат юлы тигез булмады. Училищедан соң Уфа сәнгать институтына укырга кердем. Икенче курста Җәвиткә кияүгә чыктым. Кулымны сорарга килгәч, гаилә артист булу теләгемне сүрелдермәсен иде дигән бердәнбер үтенечемне җиткердем. Ул каршы килмәде һәм гомер буе иҗатымда иң беренче таянычым булды. Әмма безгә балдаклар алмашынгач та, ир белән хатын булып бергә яшәү бәхете тәтемәде. Ул укырга Казанга китеп барды, мин Уфада калдым. Җәвит читтән торып мәдәният һәм сәнгать институтында, театр училищесында укыды, Камал театрында артист һәм монтировщик булып эшләде. Болай икебез ике якта яшәп булмый, мин Башкортстанга кайтырмын инде дигәч, мин, ничек инде син эшеңне, укуыңны ташлап кайтасың, алай булгач, үзем яныңа килермен дип, Казанга юл тоттым. Әти белән әнигә Казан консерваториясенә алалар дип алдашырга туры килде.

Декабрь аенда, уку елы уртасында мине монда кем көтеп торсын инде? Әле бит торыр җире дә юк. Җәвит Камал театры тулай торагында биш кешелек бүлмәдә яшәгән. Әле алдан үзенең ятагы да булмаган, өстәл өстендә йоклап йөргән. Әмма дөньяда яхшы кешеләр барыбер күп. Безнең хәлебезне Камал теат­ры директоры Шамил Закиров аңлады. Бүлмәдән ике кешене башка җиргә кучереп, өч кеше калдырды. Безгә почмакта үз куышыбызны ясарга мөмкинлек бирде. Куыш корырга "Әниләр һәм бә­биләр" спектаклендәге декорация ярдәм итте. Шуның ширмасы артына караватыбыз сыйды. Башка әйбер сыймый иде анда. Шамил абый мине костюмер итеп эшкә алды. "Зәңгәр шәл" спек­такленә Мәйсәрә роленә кеше эзләгәндә, Шамил абый Марсель Сәлимҗанов янына җитәк­ләп диярлек алып барды. Җыр­ладым, Марсель абый, уйнар, диде. Ә мин режиссер белән директорны бергә туры китереп: "Шамил абый, үп­кәләмәгез, бу роль миңа бармый", - дип әйтергә батырчылык иттем. Театр дөньясы ошап китәр дә, җырчылыкны ташлармын дип курыккан идем. Аннан бала туды, ул бераз исәйгәч, Казан консерваториясенә укырга кердем. Менә шундый авыр, әмма ләззәтле булды ул иҗат дөньясы.

- Барысын да ташлап, кире Уфага кайтып килгән чаклар да булгандыр?

- Шунысы кызык: хәзер шул вакытларны искә алабыз да икебезнең бер уйда булуыбызга гаҗәпләнәбез. Баксаң, Җәвит, Зөлфия түзсә ярар иде, дип теләп йөргән. Мин, Җәвит сынмаса ярар иде, урнашкан җиребездә берегеп китә алсак ярар иде, дип теләдем. Ә нинди шартларда яшәвебезне хәтта әти-әни дә белмәде. Камал театры (ул вакытта хәзерге Тинчурин театры бинасында иде) тулай торагын Сәйдәш музее ясау турында карар кабул ителгәч, халыкны күчерә башладылар. Безгә дә фатир бирелде. Мин, әти килмичә күченмик, дидем. Безнең гаиләдә гореф-гадәтләр үтәлә, әти фатихасын бирмичә башка чыгу, күченү мөмкин эш түгел кебек иде. Ул вакытта башкалар күченгән, бүлмә бушап калган иде. Без дә бүлемтекне сүтеп, эшне бетереп куйган идек. Әти килде дә, үзәктә зур гына бүлмәгез булган, нишләп күченәсез, җайлы бит монда, дип әйтеп куйды. Мин исә аңа идәндәге бүлмә эзен күрсәттем. Безнең куыш менә шушы, калганында тагын ике гаилә яшәде, аларның да балалары бар иде, дидем. Йөкле вакытта һавасызлыктан инте­гүләр шул вакытта бугазга төер булып утырды. Әти телсез калды. Син шуңа түздеңме, ди. Түздем, әти, мәхәббәт шушы буладыр инде, дип елап җибәргәнем истә.

Кысанлык бер хәл, эстрада дөньясындагы кысулар бар бит әле. Үзәк радиога җыр яздырсак, худсоветтан фондка үткәрмичә, гаеп эзләгән чаклар да онытылмый икән. Радиода "читтән килгән кызның җырлавын" сорап язган хатларны читкә куеп, аның урынына башка җыр­чыларны яңгыратканда, Җәвит белән бергәләп елый идек. Түздек. Безне теге вакытта елаткан, көрәшергә өйрәткән ке­шеләргә бүген зур рәхмәт әйтәсем килә. Алар булмаса, без бу кадәр бәхеткә ирешмәгән, иҗатыбыз танылмаган булыр иде. Алар беренче чиратта бәхет, иҗат кадерен белергә өйрәтте.

- Иҗат кадере дигәндә, нәрсәне күз алдында тотасыз?

- Күп кенә артистларга уңыш бик җайлы гына килә. Алар берара телевизор экраннарыннан да төшеп тормады. Концертларын оештырганда да мәшәкатьләрне үзләре түгел, башкалар күтәрде һәм әле дә күтәрә. Әмма шуларның бик күбесе бүген концертларына халык җыя алмыйча интегә. Безнең исә биредә авылдаш та, туганнар да юк иде. Ә җайлы гына килгән нәрсәнең кадере булмый аның. Бүген үз тамашачыбыз бар, алар һәр тамашабызны, яңа җырларыбызны зарыгып, көтеп тора. Концертка чакыру билеты ясап аны кадерле кешеләребезгә, балаларның укы­тучыларына өләшкәндә, зинһар, чәчәк тотып килә күрмәгез, дип әйтәм. Чөнки башка артист­лар­ның туганнары, таныш-белеш­ләренең сәхнәгә чәчәк алып менүләрен күреп, гайрәтем чикте. Бер шулай эшләрсең, ике, әмма аннан соң авыр булса да, тамашачы мәхәббәтен яулый алмавыңны төшенерсең. Бел­мәгән тамашачыдан чәчәк бәй­ләме алудан да кадерлерәк нәрсә юк икән.

- Чәчәк дигәннән, кайбер артистлар аны сәхнә артында ук ташлап калдыра дип тә әйтәләр...

- Монысы инде тамашачы гына түгел, үз-үзеңне дә хөрмәт итмәү булыр иде. Әйтик, менә берничә мисал. Быел без юбилей мөнәсәбәте илә татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә концертлар оештырдык. Башкортстанда булган бер вакыйга әле дә истә. Алдагы рәттә утырган бер кыз, йомшак кына әйткәндә, сәхнәдә чыгыш ясарга комачаулады. Бертуктамый безне видеога төшерә бу. Җәвит яңа җырны игълан иткәндә, аңа кисәтү дә ясады хәтта. Кыз исә без дуэт башкарганда урындыгыннан күтәрелде дә сәхнәгә менә башлады. Шунда гына аның гарип булуын шәйләп алдык. Кулында ике букет, шуларны тапшырганда: "Йөрүләре авыр булса да, сезнең янәшәгездә басып торасым, бүләгемне үз кулларым белән тапшырасым килде. Ә видеога шушы мизгел­ләргә кабат-кабат әйләнеп кайтыр өчен төшердем", - диде. Андый бүләкне ничек ташлап кал­дырасың инде. Аның һәр бөрте­гендә мәхәббәт, хөрмәт бит.

Нефтекамск каласында да шуңа охшаш хәл булды. Кул чук­ларын югалткан ханым пар чәй чынаягы белән чәчәк бүләк итте. Гади кешеләр алар, бәлки, очын-очка ялгап яши торганнардыр инде. Ә шулай да яраткан җырчыларына бүләккә өлеш чыгаралар. Димәк, без үзебезнең иҗатыбыз белән аларның тормышларын ямьләндерә, шатлык бүләк итә алганбыз. Менә шулай артист - тамашачыны, тамашачы артистны сөендерсә, бер-берсенә дәрт бирә алса гына, иҗат була ул. Ә борын чөю - Алла сакласын, бик ямьсез күренеш.

- Артист тормышын тынгысыз, диләр. Өстәвенә ар­тың­нан сүз ирештерүләр, гай­бәте дә янәшәдә йөри. Сезгә дә андый ваклыклар белән очрашырга туры килгәндер.

- Ышанасызмы-юкмы, ләкин Җәвит турында бер начар сүз дә ирештергәннәре булмады. Балалар да йөзгә кызыллык китер­мәде, аларга да әти-әнисе турында начар сүзләр ишеттер­мәгәннәрдер дип беләм. Моннан соң да шулай булыр, Алла боерса.

- Сез эстрадага чыкканда гаилә дуэты белән җырлау­чылар бик сирәк күренеш булгандыр. Тәүге чыгышыгызга бәяне хәтерлисезме?

- Камал театрында костюмер булып эшләп йөргән вакытлар иде. Шамил абый, 9 Май бәйрәменә концерт куябыз, сез дә Җәвит белән җырлагыз әле, дигән тәкъдим ясады. Мин ул чакта авырлы идем. "Һәр көнне керәсең төшемә" дигән җыр иде ул. Камал театры артистлары шаккатты. Шундый тавыш белән гади хезмәткәр булып йөрисең­ме, җырчы бит син, дип тел шартлаттылар. Җырлармын әле, Алла боерса дип, үземне түгел, аларны юатканым истә. Бу җыр исә халык күңеленә шулкадәр кереп калган, "...кагылма, янарсың, янар­­сың..." дигән сүзләрен үз­ләренчә үзгәртеп, "Кояшка пе­шәрсең" дигән җырыгызны башкарыгыз әле, дип сораучылар булды. Хәзер исә дуэт башкаручылар аз түгел.

- Хәзер дигәннән, бүгенге татар эстрадасында ниләр булыр ул?

- Элек җырчы булыр өчен күп укырга, күп тырышырга кирәк иде. Худсоветтан алай җиңел генә үтеп булмады. Мин бүгенге эстрадага худсовет тикшерү­ләрен яңадан кертер идем. Филармониядә эшләгәндә программаны үткәрә алмыйча әллә ничә тапкыр үзгәртеп, яңадан тапшырган чаклар булды. Һәр чыгыш инә күзлегеннән үткә­релде. Монда сүз, җыр, үзеңне тотышың, кием - барысы да исәпкә алынды. Шуңа күрә концертлар үтемле, чыгышлар истә калырлык булды. Хәзер һәр көнне яңа җырчы барлыкка килә. Бер генә дә түгел әле, берничә. "Җәвит, син бу кешене белә­сеңме?" - дип сорыйм кайчак. Ул исә, син дә белмәгәч, мин кайдан белим инде аны, дип җавап кайтара. Юкса бер казанда кайныйбыз, ә бер-беребезне белмибез. Уйланырлык бит.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 106 | 24.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев