Зөлфия-Җәвит Шакировлар: Ашаган ризыгызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечкенәме, кадерле булды
Зөлфия: - Тормышыбызны җиңелдән башламадык. Гаилә әле оешып кына килгәндә үк, бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Хәзер шул сынаулар өчен шөкер итәбез. Ул безгә гаиләнең нигезен ныгытырга ярдәм иткән икән. Ашаган ризыгызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечкенәме, кадерле булды. Ә хәзерге парлар тормышларын рәхәттән башлыйлар. Бөтен нәрсә...
Зөлфия:
- Тормышыбызны җиңелдән башламадык. Гаилә әле оешып кына килгәндә үк, бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Хәзер шул сынаулар өчен шөкер итәбез. Ул безгә гаиләнең нигезен ныгытырга ярдәм иткән икән. Ашаган ризыгызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечкенәме, кадерле булды. Ә хәзерге парлар тормышларын рәхәттән башлыйлар. Бөтен нәрсә әзер, шулкадәр матур машиналарга утырып язылышырга баралар, кыйммәтле рестораннарда туй үткәрәләр һәм... ярты ел да бергә тормыйча аерылышалар. Бөтен нәрсә әзер булгач, нишләп бер-береңне хөрмәтләп яшәмәскә соң? Чөнки тормышның тәмен тоймыйлар. Алар безнең кебек, кечкенә генә җиһаз алу шатлыгыннан йоклый алмыйча ятуның нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмыйлар. Бәлки гаилә авырлыклар аша башланса, хәерлерәк буладыр. Авырлык сабыр булырга өйрәтә. Минемчә, аерма шунда гына: без тормышны астан башладык, ә хәзер өстән, әзердән башлыйлар.
Аннан соң, хатын-кызга сабыр булырга кирәк. Ирләр - бик кызу халык бит алар. Җәвит абыең да - кызу кеше. Ә хатын-кызда сиземләү күбрәк. Җәвит кызганда, авызга су кабам, мин киңәш биргәндә, ул сүземә колак сала.
Җәвит:
- Утыз ел бергә яшибез. Ачуланышкан, үпкәләшкән чаклар булмады дисәм, ялган булыр иде. Булды, ләкин бездә ул беркайчан да озакка бармады. Ачуланышып, төрле бүлмәләргә кереп китәбез дә, икебезнең дә эче пошып, чәй өстәле янына чыгып утырабыз. Чәй эчкәндә бөтен әйбер юыла. Кабынып китүләр исә күбрәк сәнгать мәсьәләсендә, репертуар темасына кагылышлы. Дөрес, ир-ат үзен һәрвакыт хатын-кыздан өстен куярга тырыша. Әмма үзеңчә эшләп, ахырдан, ник хатынны тыңламадым икән, дип уйлаган чаклар да була. Зөлфиянең сиземләве көчле. Кайчак берәр эшкә барырга җыенганда, яныма килә дә, юлың уңмас, бүген барма, дип әйтә. Зөлфия юлымның уңмавын аяк атлавымнан ук сизеп тора инде, әйттем мин сиңа, дип каршы ала. Аннары бит, яши-яши, бербөтен булып бетәсең. Без һәрвакыт бергә, һәрвакыт кеше күз алдында. Безне сөйләделәр дә, чәйнәделәр дә, ләкин бервакытта да начар гайбәт булмады. Аңа юл куймадык.
- Менә сез яшьләр бөтен нәрсә әзер булганга аерылуга җиңел карый дисез. Үзегезнең дә улыгызга бөтен нәрсә әзер булгандыр бит. Заман үзгәрде, хәзергеләрне аерым яшәүләр, тулай тораклар белән сынап булмый торгандыр.
Җәвит:
- Дөрес, улларыбыз тормышларын авырлыктан башламады. Ләкин алар мөстәкыйль тормышка әзер иде. Үз көннәрен үзләре күрә, үз юллары бар, безнең өскә салынып ятмыйлар. Кече улыбызга - 20 яшь, бездә бар да бар дип ятмый, каникулда эшкә урнашты, беребез дә көнне бушка уздырырга яратмыйбыз.
- Бер-берегездән көнләшәсезме?
Зөлфия:
- Миндә андый хис бөтенләй юк. Кайбер җырчылар бер-берсенең җырына, күлмәгенә кызыга. Бәләкәй чактан ук кеше әйберенә кызыкмадым. Җәвит шуның өчен, бигрәк тыныч син, дип битәрләп тә ала. Кешедән калышмыйм дип ашыга торган гадәтем дә юк. Ашыкмыйча гына эшлим, барыбер үз дигәнемә ирешәм. Мин - җиде тапкыр уйлап, бер тапкыр кисүче кеше.
- Бер тапкыр да ялгышмадыгызмыни?
Җәвит:
- Миңа кияүгә чыгып ялгышты... (көлешәләр)
Зөлфия:
- Аллага шөкер, төзәтә алмаслык ялгышлар эшләгәнем юк.
Җәвит:
- Тормышыбыз үкенмәслек, Аллага шөкер. Ләкин вак-төяк үкенечләр булмады түгел. Кайбер адымнарны ясамасаң, бәлки яхшырак булгандыр. Зөлфия белән икебезнең дә кискен борылышлар ясый торган гадәт бар. Әйтик, мин Казанга киттем, Зөлфия Уфада калды. Болай яшәп булмый, мин Уфага кайтам дигәч, укуын ташлап, Казанга килде. Казан консерваториясенең беренче курсына яңадан укырга керергә туры килде. Аннары, гаилә хакына дип, консерваторияне дә калдырды. Ләкин барыбер үз дигәненә иреште: ике балабыз да үскәч, кире Уфа вузына укырга кереп, аны тәмамлап чыкты.
Зөлфия:
- Минем өчен карьера беркайчан да беренче урында булмады. Гаиләмә ничек уңайлы? Сайларга туры килгәндә үземә әнә шул сорауны бирә идем. Консерватория укытучым, тормыштагы остазым Зөләйха апа Хисмәтуллинага рәхмәт. Ул: "Зөлфия, белемең бар, йөрмәгез икегез ике җирдә интегеп, баланы тилмертеп. Берегез - нәфис сүз остасы, берегез - җырчы. Филармониягә барыгыз. Гастрольгә чыксагыз да бергә булырсыз, үз төркемегез булыр, бергәләп иҗат итәрсез", - дигән иде. Баксаң, заманында Зөһрә апа Сәхабиева, Хәйдәр абый Бигичевларга да шулай дип әйткән булган икән. Һәм менә бу борылышка һич кенә дә үкенмим. Гел бергә булдык, балаларыбыз сау-сәламәт, акыллы булып үсеп җитештеләр.
- Балаларга дару бирмәскә тырышам, дидегез. Ничек дәваланасыз?
Зөлфия:
- Башлыча дару үләннәре һәм мунча белән дәваланабыз. Җаныңда тынычлык булса, чиргә бирешмисең ул. Быел җәй бер айга соңга калып килде, әле үләннәрне җыеп, киптереп калырга була. Урман җиләкләренең һәммәсен җыябыз. Чәйне төрле үләннәр кушып үзем ясыйм. Бер әйберне генә кешедән алабыз. Ул да булса, "Иван-чәй"не. Чөнки аны артист Гамил Әсхәдулладан да остарак итеп әзерләүче кеше юк. Аның чәендә әче тәм дә булмый, хуш исе исә, башны әйләндерерлек. Укол салырга туры килсә, үзем салам. Табиблар да миңа салдыра. Кул артың җиңел диләр.
("Ватаным Татарстан", /№ 121, 18.08.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев