Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәмирә Рәҗәпова торт пешерергә өйрәтә [фото]

Зәмирә Рәҗәпованы тамашачы алып баручы, сценарист, режиссер, оештыручы буларак белә. Зәмирә ике бала анасы икәнен дә онытырга кирәкми. Гаиләле хатын-кыз, гадәттә, аш-суга оста була. Менә Зәмирә Рәҗәпова да өйдәгеләрен тәмле тортлар, камыр ризыклары белән сыйларга ярата икән. Интернет кулланучыларның соравы буенча ул рецептлар белән бүлешә башлады. Теләсәгез, сез дә пешереп карый аласыз.

Әлеге торт өчен кирәк булачак:

5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 гр. разрыхлитель, 1 стакан он.

Пешерү тәртибе:

Йомырка агын сарысыннан аерырга, онны 3 кат өйләргә. Йомырка агын миксер ярдәмендә күпертергә, ярты стакан шикәр комы салырга, болгатырга, соңыннан калган шикәрне салып бетерергә. Йомырка сарысын барлыкка килгән массыга кушып миксер ярдәмендә тагын бер кат күпертергә. Онга разрыхлитель салырга. Шул онны йомыркалы массыга салып кашык белән астан өскә болгатырга. Бисквитны 150-180 градус кызулыкта 30-40 минут пешерергә. Духовка ишеген ачарга киңәш ителми. Бисквит суынгач, 3 кисәккә бүлергә. Тортны төрле крем белән ясап бетереп була, мәсәлән каймак белән шикәр комын бергә кушып. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев