Золым кабатланмасын
30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Бүген Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Кешеләрне бер дә гонаһсызга каһәрләү узган гасырның 30нчы елларында аеруча киң колач ала. “Халык дошманы”, “халык дошманы баласы” тамгасы сугылган бик күпләр никадәр мыскыллау, җәберләү күргән. Нахакка рәнҗетелү күпләрнең гомере вакытыннан алда өзелүгә китерде, күпме балаларны ятим итте. Сәяси репрессия корбаннары Татарстан Хөкүмәте карары белән чыгарылган “Хәтер китабы”нда тарихка кереп калды. Барысы 17 том нәшер ителде. Аларга Саба районыннан нахакка рәнҗетелгән 398 кешенең исем-фамилиясе теркәлгән. Хәзер аларның берсе дә безнең арада юк инде. Акланучылар турында мәгълүмат белән китапханәләрдә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев