Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“ЗУР ИЯКЛЕ, КЫСЫК КҮЗЛЕ КЕШЕНЕ ЯСАРГА ҖАЙЛЫРАК”

Кукмарада яшәүче Булат Мөбарәкшинның яраткан шөгыльләре бик күп.

Шуларның берсе — шарж ясау. Шарж — карикатураның бер төре, сатира яки юморга бәйле портрет. Ул көләргә түгел, киресенчә, яратып елмаерга мәҗбүр итә. Күпчелек рәссамнар аны картинага ясый. Ә Булат шаржларны балчыктан әвәләп, сын хәленә китерә. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров, диджейлар Әбри Хәбри, Алмаз Гыйльметдинов һәм эстрада йолдызы Элвин Грейга да шарж ясап бүләк иткән.
— Булат, бу эштә иң беренче нәрсә кирәк?
— Күзәтә белү мөһим. Һәр кешенең йөз яки гәүдә төзелешендә үзенә хас үзенчәлек бар. Менә шуны күреп, тоеп алып, үпкәләтмәслек һәм кызык итеп ясау өчен, күзәтүчәнлек кирәк. Зур иякле, кысык күзле яки дәү колаклы, көдрә чәчле кешеләрне ясарга җайлырак. Андый булмаса да аптырамыйм. Заказ бирүченең хоббие белән кызыксынам. Аннары, әйдәгез, тегеләй яки болай ясыйк, дип тәкъдим итәм. Балык тотарга, футбол уйнарга, тәмәке тартырга яратучыларны да ясарга туры килде.
— Кул эшенә кызыксыну пластилин әвәләүдән башландымы?
— Урамдагы язгы балчыктан трансформер әвәләүдән башланды. Ә пластилиннан иң беренче Пушкин бюстын ясадым. Эшемдә тәнкыйтьче — әни. Башта аңа күрсәтәм, ул теге яки бу җирен төзәтә. Барлыгы йөзләп шарж ясадым. Дизайнер буларак үземне күрсәтәсем килде. Шушы хыялымны тормышка ашыру өчен, Казан федераль университетының дизайн һәм сынлы сәнгать кафедрасына укырга кердем. Белемемне хәзер дә камилләштерәм. Кукмарада сәнгать мәктәбендә балалар укытам. Социаль челтәрдә үз төркемемне булдырдым. Акрынлап хыялымны тормышка ашырам...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев