Саба таңнары

Зур түрәләргә дарулар бушка

Русия Президентының 16нчы март эш көнендәге Указы турында 20нче мартта «Эхо Москвы» радиосыннан ишетеп тә, интернеттагысын укып та бик гаҗәпләнгән идем. Ни өчен дигәндә, Президентның бу Указы буенча, Президент һәм хөкүмәт аппаратында эшләүчеләргә, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларына, Федераль дәрәҗәдәге министрларга, Русиянең дипломат вәкилләренә, Югары дәрәҗәдәге Генераль прокуратура хезмәткәрләренә...

Русия Президентының 16нчы март эш көнендәге Указы турында 20нче мартта «Эхо Москвы» радиосыннан ишетеп тә, интернеттагысын укып та бик гаҗәпләнгән идем. Ни өчен дигәндә, Президентның бу Указы буенча, Президент һәм хөкүмәт аппаратында эшләүчеләргә, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларына, Федераль дәрәҗәдәге министрларга, Русиянең дипломат вәкилләренә, Югары дәрәҗәдәге Генераль прокуратура хезмәткәрләренә һәм башкаларга дарулар бушка яки 50 процент ташлама белән бирелә, диелгән.
Кемгә ничектер, ил җитәкчесенең бу Указы миңа бик сәер булып күренде. Ни өчен дигәндә, санап үтелгән бу оешмаларда эшләүчеләр мескен кешеләр түгел, киресенчә, алар болай да иң югары хезмәт хакы алып, күп төрле башка ташламалардан файдаланып яшәүче югары катлау кешеләре бит инде. Араларында миллионлаган суммалар белән ришвәт алып утыручылары да юктыр дип әйтеп булмый бит әле.
Авыл җирлегендә яшәп, иген үстереп, тирес арасында йөреп, фермаларда эшләп, ит, сөт ризыклары җитештерүчеләр 10 мең сумга да тулмаган хезмәт хакы яки 6-7 мең сум пенсия алып яшәүчеләр өлешеннән тартып алынган акчалар хисабыннан буласы гамәл кебек күренде бу.
Икенче көнне, ягъни 21нче мартта интернетта актарынып утырганда, ил җитәкчесенең бу Указы дөреслеккә туры килеп бетмәве турында аның матбугат сәркатибе Песковның аңлатмасында әйтелгән иде. Нәрсә бу? Моны ничек аңларга? Президентның Указы булганлыгы турында мәгълүмат бирелгән, шул ук вакытта дөреслеккә туры килми булып чыга икән.
Минем аңлавымча, Указның юкка чыгарылуы турында мәгълүмат юк, димәк, ул Указ көчендә калган дип аңларга кирәктер. Болай да халык - хакимияткә, хакимият халыкка ышанмаган илдә, мондый зур гаделсезлек белән барлыкка китерелгән Указ халык белән хакимият арасында зур каршылыклар китереп чыгармагае. Указның дөреслеккә туры килмәве турындагы сүз ялган кебек күренә башлады.
Соңгы елларда кабул ителгән законнар бер кешенең күрсәтмәсе буенча кабул ителеп, үзләрен йомшак урыннарында саклап калу максаты белән эшләнә кебек тоела.
Авыл җирендә яшәүчеләргә аз гына хезмәт хакы түләсәң дә, хәтта бөтенләй түләмәсәң дә, алар хәтәр кешеләр түгел шул. Әнә ул югары урыннарда, иң зур хезмәт хакы алучыларның хәтерен калдырып, аларга даруларны бушка бирмәсәң, аларның үзләренең хәтәрлекләрен дә кулланулары бар шул. Шулай булгач, ничек инде бу «мескен»нәргә даруларны бушка бирмисең ди.
Безнең гәҗит
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.

Реклама

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: