Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәй урманында кешеләргә ташланган аю турында яңа мәгълүмат

Интернетта ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлавы турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Алынган чыганаклары күрсәтелгән әлеге коточкыч мәгълүматны без дә бастырып чыгардык. Аю ботарлап аткан ир-атларның гәүдәсен аланлыкта табып алынган, ә ерткыч хайванны атып кына тынычландырып булган, диелде әлеге хәбәрдә. Бактың исә, әлеге яңалыкның Татарстан белән бәйлелеге...

Интернетта ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлавы турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Алынган чыганаклары күрсәтелгән әлеге коточкыч мәгълүматны без дә бастырып чыгардык.

Аю ботарлап аткан ир-атларның гәүдәсен аланлыкта табып алынган, ә ерткыч хайванны атып кына тынычландырып булган, диелде әлеге хәбәрдә.

Бактың исә, әлеге яңалыкның Татарстан белән бәйлелеге юк икән. Әлегә бу мәгълүматның "чишмә башы" кайдан бәреп чыгуы да билгеле түгел. Кемдер бу хәлне Ерак Көнчыгышта булган, ди. Ә социаль челтәрдәгеләр төрле шәһәрләрне мисалга китереп, кызу гына бәхәс куерта.

Ә без мондый хәлнең бөтенләй булмавын, хәбәрнең башыннан азагына кадәр ялган булуын гына телибез. Берәүгә дә күрсәтмәсен.

Инертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев