Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә янган автобусның хуҗасы булган фирма директоры үлгән

"Евразия автовокзаллар корпорациясе" директорлар советы рәисе Фәния Хәкимова кичә Самарада вафат булган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Самарада кичә, 24 октябрьдә, “Евразия автовокзаллар корпорациясе” директорлар советы рәисе Фәния Хәкимова үлгән. Бу хакта 63.ru компаниягә якын кеше сылтамасы белән хәбәр итә. Хатын-кыз 56 нчы яшендә үлгән, соңгы елларда ул каты авырудан интеккән.

Искәртеп үтик, “Евразия автовокзаллар корпорациясе” 2 июль көнне Әлмәт – Зәй автоюлының 51 нче чакрымында һәлакәткә тарыган автобусның хуҗасы.

Самарадан Ижевскига баручы автобус “КАМАЗ” автомобиле буксирга алган MAN йөк машинасына килеп бәрелгән, шуннан соң Neoplan автобусына ут капкан иде. Фаҗигада автобустагы 14 пассажир һәлак булды, тагын 14е төрле җәрәхәтләр алды. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев