Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә иң зур татлы мамык ясап, рекорд куйдылар

Иң зур татлы мамык ясау буенча Россиядә беренче рекорд теркәлде. Аны Зәйдә ясадылар. 30 августта, әлеге рекордны теркәү өчен шәһәргә Россия Рекордлар китабы эксперты Александр Пересвет килде. Бу турыда “Новый Зай” сайтында хәбәр ителә.

“Зәйлеләр сезне сәламлим. Мин, рекордлар авторы буларак, уникаль нәрсә дә булса эшләү авырлыгын аңлыйм. Әмма сез тырыштыгыз һәм моны эшләдегез! Хәзер Зәй муниципаль районы уникаль! Сез барыгыз да уникаль! Шулай итеп, Россиядә озынлыгы 2 метр, киңлеге 66 сантиметр һәм авырлыгы 2,7 килограмм булган иң зур татлы мамык рәсми рәвештә теркәлгән дип игълан ителә. Рекордчы – Зәй муниципаль районы”, – дип игълан итте ул.

Сертификат район башлыгы Рәзиф Кәримовка тапшырылды. Аннан соң баллы мамыкны балаларга тараттылар.

Фото: vatantat.ru

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев