Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
РАЙОН ЕЛЬЯЗМАЧЫСЫНЫҢ РУХЫН ЯҢАРТЫЙК!

Җиңү килде җиргә

Камилә Гыйбадуллина, Шекше урта мәктәбенең VI сыйныф укучысы.

Җиңү килде безнең илебезгә,

 Җитмеш биш ел сугыш беткәнгә.

Җиңү килде ямьле язлар белән,

Тыныч тормыш бүләк итәргә.

 

Сугыш-сугыш без уйныйбыз кайчак,

Теләп аны бераз онытырга.

Сугыш бит ул – дию, зур аждаһа,

Авызы ачык кабып  йотарга.

 

Күпме яра, үлем, ятимлекләр,

Аккан каннар, ачы күз яше.

Җиңел генә килмәде ул Җиңү,

Керде аңа һәркем өлеше.

 

Сугыш батырлары өлкәнәйде,

Иң яше дә җитте туксанга.

Бик аз булыр җирдә алар өчен

Нинди яхшылыклар кылсаң да.

 

Бер горурлык бәреп чыга тышка,

Бабайлар бит юкка үлмәгән.

Без бәхетле яшәсен дип җирдә

Ялкыннарда алар дөрләгән.

 

Җиңү килде ямьле язлар белән,

Җитмеш биш ел сугыш беткәнгә.

Уртак шатлык, куанычлар арта

Бар йөрәкләр бергә типкәндә.

 

Татарстаным

Зур шәһәрләр үсеп чыкты

Татарстан җирендә.

Халкым  иркен, тату  яши

Газиз туган илендә.

 

Безнең буын белем ала

Зур, якты биналарда.

Киләчәк буын өчен дә

Төзиләр алга таба.

 

Татарстаным көннән-көн

Киләчәккә юл яра.

Горур атлый туган илем

Алга, һаман  да алга.

 

Табигатьтә – зур байлыклар.

Иркен иген-кырларың.

Саф һава бүләк итәләр

Ямь-яшел урманнарың.

 

Йөз еллыгың белән сине

Котлыйм, Татарстаным.

Син бит горурлыгым –

Кадерле  туган ягым.

 

Ышанычлы изге теләк

Һәр көн туа күңелдә.

Мәңгегә тынычлык булсын

Синең зәңгәр күгеңдә.

Әсхәт  Кәримуллин, Олы Арташ мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев