Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • РАЙОН ЕЛЬЯЗМАЧЫСЫНЫҢ РУХЫН ЯҢАРТЫЙК!

    Быел 1 мартта район ельязмачысы, язучы-публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, респуб­лика журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Саба таңнары» газетасына 27 ел мөхәррирлек иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиевка, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Фани дөньядан алты ел элек китсә дә, остазыбызның рухы һаман безнең белән яши.

    Тәлгат Самат улы дастаннарга кергән Сабабызның борынгыдан килгән  бай  тарихын, аның атаклы кешеләрен өйрәнү аша республика тарихын барлауда да үзеннән зур өлеш керткән шәхес. Ул үз  гомерендә 14 китап чыгарырга өлгерде.  Аның иң кыйммәтле китапларының берсе, әлбәттә,  «Яшә, Саба-Йорт!»  дигән тарихи-пуб­лицистик очерклар җыентыгы. Әлеге китапның олы хәзинәгә тиң булуы бәхәссез. Саба иленең елъязмачысы, аңа дан җырлаучы оста каләм иясенең рухи мирасын дәвам итү максатыннан газетабыз редакциясе «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә   газета укучыларыбыз ара­сында  район тарихы,  күренекле шә­хес­ләре, хә­тер-хатирәләр белән бәйле язма­ларга бәйге  игълан  итә. Иҗат эшләре мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкәннәр категорияләре буенча бәяләнәчәк. Язмаларны 25 февральгә кадәр Саба районы Шәмәрдән авы­лының “Яшьлек” яшь­ләр оешмасына,  тел. 3-25-04 (Гомәрова Алисә, т.89393012674) һәм «Саба таңнары» газетасы редакциясенә, Тукай урамы, 95 йорт. (2-38-58)  юллавыгыз сорала (Вилданова Фәридә). Нигезләмә.

     

    Үзе булмаса да, сүзе яши

    (Тәлгат Самат улы  Нәҗмиев белән бәйле истәлекләр)

    Тыгыз тәнле кирпеч алдыгызмы?

    Легендар шәхес, район газетасына 27 ел редакторлык иткән, язучы-публицист Тәлгат Самат улы Нәҗмиев күп райондашларыбызны  үзенең мәзәкләренә кертеп, тарихта калдырды. Аның мәзәкләренә керә алу үзе үк  зур мәртәбә, дәрәҗә иде, минемчә. Мәрхүм остазым  коеп куйган каләм иясе генә түгел,  чын мәгънәсендә тел сакчысы, милләтче иде. Газетабызда рус сүзләрен куллануга  кискен  каршы торды. «Актуаль» сүзен  бөтенләй кабул итә алмады,  ул «тәҗел» сүзе белән   алышынды. Бүген дә хәтердә, мин редакциядә эшли башлауга, Вятские Поляны шәһәреннән (Нократ Аланы  дип язмаганга остазымның рухын рәнҗетермен төсле) реклама бирүче  килеп, «Продается пустотелый  и полнотелый В.Полянский кирпич» дигән текст калдырды.   Пустотелый белән полнотелый кирпечнең туры, төгәл  тәрҗемәсен  таба алмый аптырагач, Тәлгат Саматовичтан ярдәм сорап  бүлмәсенә кердем. Рекламаны үзгәртми генә   калдырсаң ярамасмы, янәсе… «Юк. Юк. Тәрҗемә ителми торган  сүз булмый. Татарча матур итеп  «тыгыз тәнле һәм куыш тәнле кирпеч сатыла» дип яз», - диде остазым. Әлбәттә, газетада ул шулай басылды. Куыш тәнле кирпечләр шәт, ияләрен таба алганнардыр… Шушы көннән   мин рус теленнән кергән сүзләргә  аеруча  сак карый башладым.

                                                   

    Жамали   бабай  рухы  рәнҗемәсме?

    Ни кызганыч, рус сүзләре белән бәйле ризасызлыклар бүген бигрәк тә   еш очрый.  Иң күңелгә тигәне –  нәсел җебеңне, тамырларыңны  дәвам итүче,  ата-бабаңнан  мирас булып  калган  фа­милияңнең урысчалашуы. Саф   татар телендә алып барылучы  төрле республикакүләм чаралар­да да сәхнәдән яңгыраучы Замалиев, Нигъматзянов, Мавлетов, Тагиров һәм башка бик күп, бик  күп  фамилияләрнең тел сындырып русча әйтелүе белән һич кенә дә килешеп булмый. Саф татарча, Җамалиев, Нигъмәтҗанов, Дәүлиев, Әхмәтов, Мөхәммәтшин, Нурмөхәммәтов, Хуҗин  дип әйтелсә, нинди матур яңгырашлы булыр иде…Җамали бабай рухы да шат булыр дип уйлыйм. 

    Фамилиягә  бәйле ризасызлыклар газетабызга котлау бирергә килүчеләр белән дә еш очрый. Саф татар телендә чыгучы газетабызда  туган көн иясе Гомәровка бирелгән котлауны һич кенә дә   Гумеров дип язасы килми. Ә реклама бирүчебез таләп итә.  Гомәров дип язсагыз, аны авылда  беркем дә танымаячак, бер тапкыр да алай дип язганнары булмады, дип тәкърарлый.   Бабагыз Гумер түгел, Гомәр атлы булган, шундый матур исемне бозмыйк, дип күпме генә күндерергә тырышып карап та, мәгънә булмавын аңлап күңел әрни.   Ә икенче котлау бирүче  әтисенең паспортында  Мөхәммәтшин түгел, Мухаметшин икәнлеген исбатлый. Паспортта кем дип кенә язылса да, бабайның чын исеме Мөхәммәтша булганлыгы ярылып ята. «Мухаметшин» затлырак яңгырый микәнни?

                                                      

    «Безнең сафлар арта»

    Тәлгат Нәҗмиев  «Саба таңнары»  газетасының һәр укучысына ихтирамлы, гомумән, редакциягә эше төшкән һәркемне хөрмәтләп каршы ала иде. Бервакыт  куен  дәфтәре  күтәреп районыбызның мәгълүм бер шәхесе редакторның ишеген шакыды. Керә-керешкә шигырьләр яза башлавын,  төзәткәләп газетада бастыру үтенечен дә  җиткерде. Тәлгат Саматович “яшь каләмчегә“ өмет биреп, озакламый шигъри бәйләмен «Саба таңнары»нда күрәчәгенә ышандырды. Канатланып  сабыйдай куанып чыгып барган әлеге олпат гәүдәле ир-ат артыннан карап калып: «Фәлән Фәләнович  та ычкынган икән, безнең сафлар арта» дип елмайды.  Ә каләмгә тартылучылар, әлбәттә, Тәлгат Саматович өчен  бик кадерле һәм якын  иде.

     

    Кызганыч хәлләр дә була….                                    

    Мин  Тәлгат Самат  улының кемгәдер каты бәрел­гәнен, гомумән, тавыш күтәргәнен хәтерләмим. Эш буенча гаебең булса,  тыныч, итагатьле итеп кенә аңлатыр, бу хатаны башка  кабатламаячаксың. Бер очрак һич хәтердән китми. Яңа ел каникулларыннан килгәндә  җитәкчебез безне бик нык сөмсере коелып, кәефсезләнеп  каршы алды.  Озакламый җыелыш башланды һәм  бары да аңлашылды… Яңа ел санын чыгарганда бәйрәм рухы йогынтысымы, башка сәбәпме,  газетабызда бик тупас, ямьсез хата җибәргәнбез. Кайгы уртаклашып бирелгән некрологта «фәлән фәлән улының вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз» дип язасы урында, мәрхүмнең сүзеннән соң өтер куелып, бакыйлыкка   күчкән кешенең кайгысын уртаклашу булып килеп  чыккан иде. Тәлгат Саматовичның шушы очракта гына ачу катыш өзгәләнгәнен беренче тапкыр күрдем.  Әмма ул чакта да гаепне  безнең җилкәгә аударырга ашыкмады,  җитәкче буларак, үзен  игътибары җитмәүдә гаепләде. Һәр хәрефне энә күзеннән үткәрүче  мөхәрриребезнең  артык өтерне күрми калуы, әлбәттә, көтелмәгән хәл  иде.

     

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: