Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
РАЙОН ЕЛЬЯЗМАЧЫСЫНЫҢ РУХЫН ЯҢАРТЫЙК!

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укучылары иҗаты

Татарстаным

Зур шәһәрләр үсеп чыкты,

Татарстан җирендә.

Татар халкы иркен яши

Газиз туган илендә.

 

Безнең буын белем ала

Зур,якты биналарда.

Киләчәк буын өчен дә

Төзиләр алга таба.

 

Татарстаным көннән-көн

Киләчәккә юл яра.

Атлый туган илем

Алга, һаман алга.

 

Җиреңдә зур байлыклар.

Иркен иген-кырларың.

Саф һава бүләк итә

Ямь-яшел урманнарың.

 

Йөз еллыгың белән сине

Котлыйм Татарстаным.

Син бит минем

Гүзәл туган ягым.

 

Ышанычлы изге теләк

Һәр көн туа күңелдә.

Мәңге тынычлык булсын

Синең зәңгәр күгеңдә.

Кәримуллин Әсхәт

 

Җиңү көне

Бик ашкынып көттек бу Җиңүне

Күпме сабырлыклар сыналды.

Беркем үзенең гомерен аямады,

Күпләр хәбәрсез югалды.

 

Бик аз калды ветераннар

Чит-ят җирдә калды күпмесе.

Туган җиргә кайту өчен

Ут-суларны шулай кичәсе.

 

Ничә айлар.еллар үтсәләр дә

Килде Җиңү,килде күр әле!

Шатлык тулды йөрәкләргә

Ә  йөзләрдә күпме нур әле.

 

Батырларның күкрәгендә

Чыңлый орден-медальләр.

Булмасын сугышлар,

Аяз булсын күкләр.

 

Артта калды авырлыклар,

Безгә тынычлык кирәк.

Матур тормыш корыр өчен

Үскәч булырбыз терәк.

 

Кайтмаган солдатларны

Искә алыйк һәйкәл янында.

Онытмыйк без. Бурычлы без,

Ветераннар сезнең каршыда.

Закирова Зилә

 

Сабам-гүзәл ягым

Саба дигән матур сүзне

Ишеткәндер бар җиһан.

Синдә тудым,синдә үстем,

Мәңге синдә калам.

 

Әй,гүзәл соң Саба үзе,

Авыллары,өйләре.

Һәр җир дә якын миңа

Елгалары,күлләре.

 

Саф татарча сөйләшәләр,

Безнең Саба ягында.

Өйрәтәләр шул телне

Тугач та дөньяга.

 

Рөстәм абый Миннеханов

Сабаны бик ярата.

Шуңа күрә Саба ягы

Матурлана,яңара.

 

Саба дигән изге сүзне

Ишеткәндер бар җиһан.

Син дә,дустым,кил Сабага

Үкенмәссең һичкайчан.

Әхмәтов Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев