Саба таңнары

1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар

Сәләтле балалар мәктәбенең мәгълүмати-китапханә үзәгендә 1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Чара барышында беренче сыйныф укучылары кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар. Чарада мәктәп китапханәчесе Эльвира Рәсимовна 1 нче сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшырды, анда алар республикабызның мәдәни мирасы белән таныша, шулай ук мәдәни чараларда катнаша алачак.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: