Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

100 балл җыюның бер сере дә юк

Чыгарылыш сыйныф укучыларының төнге йокыларын качырган Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, укучылар кулларына өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Районыбызның ике укучысы - Сәләтле балалар мәктәбеннән Рәис Мөхәммәтҗанов һәм Икшермә кадет интернатыннан Зилә Фәрхиева имтиханнарын иң югары нәтиҗәгә тапшырып, аерым фәннәрдән 100әр балл җыюга ирештеләр.

Олы Арташ егете Рәис кечкенәдән математика белән мавыга. Химия керә башлагач, бөтен кызыксыну әлеге фәнгә күчә. «Химиягә мәхәббәтне укытучым Рузалия Хәмит кызы Сафиева (әтиемнең сеңлесе) уятты. Олимпиадаларда катнашып, уңышларга ирешә торгач, әлеге фән белән кызыксынуым тагын да артты», – ди егет. Рәис IХ сыйныфка кадәр Олы Арташ мәктәбендә укый. Х сыйныфка Сәләтле балалар мәктәбенә килә. 11 класста уку олимпиадаларга әзерлек белән уза. Вакытының күп өлешен химиягә багышлаганын да яшерми егет. «Химия минем үземә бик кызык. Мин аңа вакыт җәлләмәдем. Мәктәп программасын яхшылап үзләштереп барсаң, репетитор да, онлайн курслар да кирәк түгел. Бары тик тырышлык кына сорала», – ди ул. Химиядән төбәкара этапта җиңүче, Бөтенсебер олимпиадасында 3 дәрәҗәдәге, ачык химия олимпиадаларында 2нче дәрәҗәдәге җиңүче булуга ирешә. Олимпиада күрсәткечләре буенча Новосибирскидагы вузларның берсеннән укырга килергә чакыру да ала, аена 18-20 мең стипендия дә вәгъдә итәләр. Әмма егет боларга кызыкмый. «Минем туган яктан еракка китәсем китми, татар мохитендә каласым килә. Имтиханнарны шулай ук математикадан (профиль), рус теле һәм биология фәннәреннән тапшырдым. Алардан 100 балл ук булмаса да, мин нәтиҗәләрдән канәгать. Аннан шуны киңәш итәр идем: БДИга әзерләнгәдә бөтен биремнәрне игътибар белән башкарырга кирәк. Имтихан барышында да ашыгырга, каушарга ярамый. Бик тырышсаң, 100 балл җыеп була», – ди Рәис Мөхәммәтҗанов. Рәис Казан дәүләт медицина университетында белем алып, табиб булырга хыяллана. Аның кебек сәләтле егетләр сәламәтлек саклау өлкәсенә бик кирәк. Алдагы белем баскычларында да уңышлар көтеп торсын аны!
 

Иске Икшермә кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган Зилә Фәрхиева Бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән 100 балл туплауга ирешкән. Тырыш кыз биредә II сыйныфтан башлап белем ала. 1 сыйныфны туган авылы – Ике басу Арташ баш­лангыч мәктәбендә укый. “Мәктәптә укыганда мин олимпиадаларда, конкурсларда, төрле чараларда бик теләп катнаштым. Нәкъ менә шул вакытта имтихан бирәчәк фәннәремне тирәннәнрәк өйрәндем. Кадетлар өчен жәмгыять белеменнән узган олимпиадада 1нче урынны алдым. Шулай ук математика һәм рус теленнән призлы урыннарым бар. БДИны мин рус теле, математика (86 балл) һәм җәмгыять белеменнән (79 балл) тапшырдым. Имтихан биремнәрен авыррак булыр дип уйлаган идем. Үземә туры килгән вариантларга мин бик шат һәм канәгать. 100 балл булыр дип уйламасам да, күңелемнән бик нык теләдем. Күп укыдым, тырыштым. БДИда булган бөтен сораулар да мәктәптә үтелгән темалар буенча, бары тик барысын да яңабаштан кабатлап чыгырга кирәк», – ди уңышка ирешкән кыз. 100 баллга тапшыруның бернинди сере юк икәнлеген, бу уңышның фәкать үзенең, мәктәбенең, укытучыларның, гаилә­сенең уртак уңышы икәнлеген әйтә. «Мәктәп миңа бик күп белем бирде, гаиләм гел ярдәм кулы сузып торды, ә мин, аларның ышанычларын аклар өчен, үзем нык әзерләндем», – ди Зилә.

Ул буш вакытларында кызыклы китаплар укырга, биергә ярата. Кече­рәк сыйныфларда бию түгәрәкләренә йөри. Алга таба Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институтында икътисад белгечлеге алырга тели. Зилә Фәрхиевага алдагы хыялларын тормышка ашыру юлында да көч-куәт, тырышлык, сабырлык юлдаш булсын!

Республикада бердәм дәүләт имтиханнарында рус теленнән -102, географиядән -5, химиядән 35 укучы 100 балл туплаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев