100 яшьлек Нурия апа Шәйдуллина : «Тик торырга тырышмыйм, телевизор карыйм, Муса Җәлил китапларын укырга яратам»
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Рәис Миңнеханов Шәмәрдәндә яшәүче районыбызның иң өлкән кешесе –100 яшьлек Нурия Шәйдуллина янында булып, бәйрәм белән котлады, хәл-әхвәлен белеште.
Бер гасырдан артык гомер кичереп, тормышның ачысын-төчесен күп татыган әбекәй озын гомерле булуының серен башкаларның рәхмәтен алып, шуның әҗере белән яшәүдә күрә. Яшәү дәверендә һәрвакыт кешеләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, изгелек кылырга тырыша ул. Елыш авылында туып-үскән кызга яшьли ятим калып, үзеннән кече ир туганнарына ана назы да бирергә туры килә. Мәктәптән соң өч авылга салым агенты булып эшли.
“Әниебез 52 яшендә вафат булды, җиденче сыйныфны тәмамлагач ике ел авыру әниемне карадым. Бер энем – 10, икенчесе 8 яшьлек булып калды. Соңрак әтиебез дә бакыйлыкка күчте. Энеләремнең рәхмәте дә саклап яшәтәдер мине. Туганнарыңны ким-хур иттермә, сакла дип, әнием васыять итеп әйтте. Бик тыңлаулы булып үстеләр, икесе дә вафат инде. Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән озын гомере шул ятим сабыйларны караганым өчендер дип уйлыйм”, – ди йөзьяшәр әби.
Алар 1946 елда Эзмә егете Заһидулла белән гаилә корып, Шәмәрдәнгә күченәләр. Нурия әби 26 ел сельпода өлкән счетовод булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та берничә ел яраткан эшен дәвам итә. Ире авырый башлагач, 1985 елда Түбән Новгородка китеп урнашалар. Ире вафатыннан соң берничә елдан кабат Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Нурия апа биш бала тәрбияләп үстереп, ике улын югалту хәсрәтен дә кичерә. Бүген ул уртанчы кызы Рәисә һәм шулай ук Шәмәрдәндә яшәүче төпчек кызы Резидә тәрбиясендә, балаларының ныклы кайгыртуында хәерле гомер итә. Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче олы кызы Сания ханым да бик еш кайтып, әниле тормышының кадерен белеп калырга тырыша.
Йөзьяшәр әбигә күзләр тимәсен, хәтере әйбәт, зиһене ачык. Үткәннәренең һәр мизгелен яхшы хәтерли, ил-көн яңалыклары белән дә хәбәрдар.
“Телевизор карыйм, “Башваткыч”тагы сорауларны да чишеп барам. Муса Җәлил китапларын укырга яратам”, – ди ул. Нурия әби 96 яшендә күзенә операция ясатып, бүген күзлексез газета-журналлар укый. Үзен котларга килгән районыбыз җитәкчеләренә дә яраткан шагыйренең шигырьләрен укып, үзенең яшьлек җырларын башкарып күрсәтте. Әбекәй ерак юлларны да ярата, узган ел ахырында ачылган яңа “М-12” трассасын күрү теләге зур булгач, кызы – үзе 35 ел рульдә йөрүче Рәисә апа аны Түбән Новгородка Сания апа янына кунакка алып бара. Нурия әби юлны да бик җиңел генә, җырлап уза.
“Бик рәхәт тормышларда яшим. Балаларым бик тәрбиялиләр. Догалар укыйм. Тик торырга тырышмыйм. Картлык көнемдә Рәисә кызым үзе булдырган бик зур, уңайлы йортларда яшим”, – ди йөзьяшәр әби.
“Әни белән чишмәләргә суга йөрибез. Елышка зиратка кайтабыз. Казанга алып барам. Әниебез белән әтиебез бик дус, матур яшәделәр. Әни гомер буе тәртип яратты. Бервакытта да да кеше белән тавышка кергәне булмады. Нинди генә хәл булса да үзен тыныч, сабыр тота белде. Безнең өйдә бервакытта да ачулану, тавыш күтәрү булмады. Үзенә кирәк булмаган эшкә кысылмады. Әле безгә озак еллар әниле булып яшәргә язсын”, – ди гомеренең күп өлешен стюардесса булып эшләгән уртанчы кызы Рәисә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев