Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

18 яше тулган көнне сайлады

Илдә барган сайлауларда яшьләребезнең дә зур активлыгы сизелә. 18 яше тулган һәр гражданин үзе сайлаган партиягә яки кандидатка тавыш бирүгә хокуклы. Сатыш авылында яшәүче Саба аграр көллияте укучысы Айнур Гатауллин өчен быелгы сайлаулар аеруча истәлекле. Айнур сайлау участогына 18 яше тулган көнне килеп беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты.

2487 номерлы сайлау участогы сәркатибе Райлә Зиннурова яшь сайлаучыга истәлек бүләге тапшырды.

"Сайлауга бик теләп килдем. Үзебезнең киләчәк турында кайгырту бит, беребез дә ил язмышына битараф калырга тиеш түгелбез. Бәлки минем тавышым хәлиткеч көчкә ия булыр. Әлегә максатым тырышып уку, һөнәр үзләштерү. Илебезнең лаеклы гражданнары булып, яхшы эшләребез белән җәмгыятькә файдалы кешеләр буласы иде",-диде Айнур.

Айнур Гатауллин бүгенге көндә "Саба" җәмгыятенең Сатыш бригадасында практика үтә, бәрәңге алуда катнаша.

2487 номерлы Сатыш сайлау участогында 536 кеше теркәлгән. Анда Сатыш һәм Чәбки Саба авылында яшәүчеләр тавыш бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев