Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2 август - Һава-десант гаскәрләре көне

Ел саен 2 нче августта илебездә күркәм дата – Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Һава десанты гаскәрләре – “канатлы пехота”, “зәңгәр беретлар” – гвардияче-десантларны нинди генә эпитетлар белән атамыйлар, әмма “Бездән башка беркем дә!” (“Никто, кроме нас!”) принцибы буенча яшәүчеләрнең көче, батырлыгы һәм ышанычлылыгы үзгәрешсез кала.

Якташларыбыз арасында да һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр – Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне фашист илбасарларыннан азат иткәннәр, кайнар нокталарда сугышканнар, тынычлык урнаштыруда катнашканнар аз түгел. Хәзер дә «канатлы җәяүле»ләр Россиянең милли мәнфәгатьләре сагында торалар.

Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәрегезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев