Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2020нче ЕЛНЫҢ КЫР БАТЫРЛАРЫ

Районыбызның иген-икмәк үстерүдә фидакарь хезмәт куючы игенче-механизаторлары белән таныштырабыз.

Агымдагы елда  районның абсолют кыр ба­ты­ры батыры исеменә Айнур Галиев лаек булды. Ул “Челенджер” тракто­рында 2150 гектар­да  җирләрне  куль­ти­ва­ция­ләп, 1150 гек­тарда чәчү үт­кәреп һәм төрле  агротехник чараларны 2510 гек­тарда башкарып, барлыгы 70 норма-смена  үтәде.   “Мин  үзем Саба районы Олы Тиләҗе (паспортта шулай язылган) авылыннан. Әтием  Мөхәммәт тә гомере буе “Беларус” тракторында  эшләде. Безне тир  түгеп үстерелгән икмәкнең  кадерен белергә  өйрәтте. Үзем юристлыкка  укысам да, әтием һө­нәрен  сайладым. “Саба”  җәмгыятенә  эшкә 2012 елда  килдем. Аңар­чы “ВАМИН” оешмасында 5 ел “К-744” тракторында эшләдем. «Саба» җәмгыятенә   килгәч, башта “Джон-Дир” техникасын бирделәр. Көзгә таба җитәкчебез Зиннур абый Дәүлиев “Челенджер” тракторын тәкъдим итте. Бик уңайлы техника,  яратып  эшлим. Сменага 100 гектар җир эшкәртергә була”,– ди Айнур.  Алар “Челенджер”ны Зөлфәт Мөбарәков белән ике  сменада  эшләтеп, җитештерүчәнлеген тагын  да арттырганнар. Хәзер Айнурга 32  яшь. Әлеге тормыш биографиясе  языла гына башлаган механизаторның хезмәттә югары баскычларга  күтәрелүенең соңгысы булмаячагына  шикләнмәскә  мөмкин.   “Айнур Галиевны   күптәннән беләм. Тапшырылган эшенә бик  җаваплы  караучы, һәр агротехник  чараны  җиренә  җиткереп башкаручы  механизатор. Беркайчан да үзенә дәрәҗә таләп итмәс. Быел Айнур Галиев, һәр минутның  кадерен белеп, иң югары   күрсәткечкә иреште. Мин аны  абсолют  кыр батырына лаеклы игенче дип саныйм”,– диде АПК хезмәтчәннәре  профсоюзының район комитеты рәисе  Гөлназ Нигъмәтҗанова Айнур турында.   

Васыйл

Галимуллин

Тимершык” бригадасы механизаторы. Эш стажы – 44 ел.  “Джон-Дир”  тракторында тырмада – 801, культивацияләүдә – 170,   чәчүдә  1930 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 45,4 норма-смена үтәде.

 

 

Фариз

Тимергалиев

«Игенче» җәмгыятенең  Эзмә бүлекчәсе механизаторы. Эш стажы – 34 ел.  “МТЗ-1221” тракторында тырмада – 564,  чәчүдә 326 гектарда һәм агротехник чараларда 150 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 40,2  норма-смена үтәде.

 

Равил

Фәләхиев

Килдебәк бригадасы механизаторы. Эш стажы – 41 ел.  “ДТ-75М” тракторында тырмада –602,  уҗымнарны тукландыруда  – 374, чәчүдә – 264 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 42 норма-смена үтәде.

 

Ренат 

Зыятдинов

«Нырты» җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 4 ел.  –К-700” тракторында тырмада –1956, башка  агротехник  чараларда 175 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 40,2 норма-смена үтәде.

 

Айдар

Гыймадиев

“Шытсу” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 34 ел.  “МТЗ-1221” тракторында тырмада –86, культивацияләүдә – 105,  уҗымнарны тукландыруда  – 385, чәчүдә 533  гектарда  эш башкарды. Барлыгы 39 норма-смена үтәде.

 

Марат

Галимуллин

“Таң” җәмгыятенең Шигали бригадасында  эшләде. механизаторы. Эш стажы – 9 ел.  “Челленджер” тракторында тырмада –420,   уҗымнарны тукландыруда  – 200, чәчүдә 470 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 35,3 норма-смена үтәде.

 

Илфар

Галихуҗин

“Болгар” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 28 ел.  “ДТ-75” тракторында тырмада –260,   уҗымнарны тукландыруда  – 70, чәчүдә  709  гектарда  эш башкарды. Барлыгы 37,4 норма-смена.

Рәсим

Гарипов

“Туган  як” җәмгыятенең  Оет бригадасы механизаторы. Эш стажы – 29 ел.  “К-744” тракторында тырмада – 107, культивациядә – 1024  гектарда  эш башкарды. Барлыгы 25,5 норма-смена үтәде.

Рамил

Миңнебаев

“Таң” җәмгыятенең Шомарбаш бүлекчәсендә эшләде.  Эш стажы – 27 ел.  “Джон-Дир” тракторында тырмада –870,   чәчүдә 1256 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 35 норма-смена үтәде.

 

Гомәр

Нигъмәт­җа­нов  

“Курсабаш”  җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 39 ел.  “ДТ-75” тракторында уҗымнарны тукландыруда  – 698, чәчүдә  380 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 35,4 норма-смена үтәде.

Рәмзил

Мөхәм­мәт­шин­

“Ки­бәче” бригадасы меха­ни­заторы. Эш стажы – 4 ел.  “ДТ-75” тракторында тырмада –813,   уҗымнарны тук­ландыруда  – 639, чәчүдә  121 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 46,6 норма-смена үтәде.

Фәһим

Нотфуллин

“Мөхәммәтшин” крестьян-фермер  хуҗалыгы механизаторы. Эш стажы – 46 ел.  “ДТ-75” тракторында тырмада –110,   чәчүдә 500 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 22 норма-смена үтәде.

Айрат

Галимуллин

 

“Мәртен” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 23 ел. “Джон-Дир” тракторында культивациядә – 610, чәчүдә 978 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 29,3 норма-смена үтәде.

Миннәхмәт

Фәләхов

“Көек” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 21 ел.  “ДТ-75” тракторында тырмада –225, чәчүдә 450 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 36 норма-смена үтәде.

Динар

Газизов

“Игенче”  җәмгыятенең  Шекше бүлекчәсе механизаторы. Эш стажы – 6 ел. “МТЗ-1221” тракторында тырмада –1146, культивациядә  373 гектарда эш башкарды.  башка  агротехник  чараларда катнашты. Барлыгы 47,7 норма-смена үтәде.

Рафис

Шәйдуллин

 «Нырты» җәмгыяте  механизаторы. Эш стажы – 40 ел.  “ДТ-75” тракторында  тырмада –120,   уҗымнарны тукландыруда  – 824, чәчүдә 271 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 44,8 норма-смена үтәде.

Илфат

Дәүләтов

 “Явлаштау” бригадаы механизаторы. Эш стажы – 6 ел.  “ДТ-75” тракторында тырмада –420,   уҗымнарны тукландыруда  – 200, чәчүдә 470 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 35,3 норма-смена үтәде.

 

Айдар

Галимуллин

“Мичән” бүлекчәсе  механизаторы. Эш стажы – 31 ел.  “ДТ-75” тракторында тырмада –309,  уҗымнарны тукландыруда  – 385, чәчүдә  422 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 44,4 норма-смена үтәде.

Ленар

Баһманов

 “Сатыш” бүлекчәсе механизаторы. Эш стажы – 12 ел.  Тырмада –1442, культивацияләүдә – 1440,   чәчүдә 408 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 57 норма-смена үтәде.

 

ИЛНАР ИБРАҺИМОВ

“Симет” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 20 ел. “”МТЗ-1221”  тракторында Тырмада –216,   уҗымнарны тукландыруда  – 470, чәчүдә 491 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 39,1 норма-смена үтәде.

 

Алмаз

Тимергалиев 

“Шытсу” җәмгыятенең  Айдар бүлекчәсе механизаторы. Эш стажы – 29 ел.  “”МТЗ-82” тракторында  тырмада –570, культивацияләүдә – 120,  чәчүдә – 246 гектарда эш башкарды,  башка  агротехник  чараларда катнашты. Барлыгы 41,9 норма-смена үтәде.

Рафаэль

Хәйбриев

 “Туган  як” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 43 ел.  “МТЗ-1221” тракторында тырмада – 815, культивациядә – 386, уҗымнарны тукландыруда – 404, чәчүдә 45 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 55,5 норма-смена үтәде.

Марат

Шәйдуллин

 “Таң” җәмгыятенең Питрәч бригадасында эшләде.  Эш стажы – 14 ел.  “Нью-Холланд” тракторында культивациядә  2147 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 39 норма-смена үтәде.

                                                                                                Венер

Петров

 “Әхмәтов” крестьян (фермер)  хуҗалыгы механизаторы. Эш стажы – 23 ел.  Тырмада –62,   уҗымнарны тукландыруда  – 371, чәчүдә  371 гектарда эш башкарды.  башка  агротехник чараларда катнашты. Бар­лыгы 32,1 норма-смена үтәде.

                                                                                           Рафил

Рәхимуллин

“Юлбат” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 7 ел. “К-742” тракторында  тырмада –1237, культивацияләүдә үтәде. 1939 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 59,7 норма-смена үтәде.

 

 

Марат

Сәләхов

“Саба” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 10 ел.  “Джон-Дир”  тракторында культивацияләүдә  1339 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 28,8 норма-смена үтәде.

       Зәкәрия 

Хуҗин

 “Урта Саба” җәмгыяте механизаторы. Эш стажы – 34 ел.  Тырмада –210, чәчүдә  695 гектарда  эш башкарды. Барлыгы 31,6 норма-смена үтәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев