Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

Бүгенге көндә дә туберкулез - дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе.

Туберкулез белән 18 дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый Ел саен җир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап, исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә. Тәмәке тарту туберкулез белән авыру куркынычын күпкә арттыра. Туберкулез белән авыру очракларының 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле икәне ачыкланган. Туберкулез авыруын кисәтү максатында сабыйларга тугач та бала тудыру бүлегендә БЦЖ-М вакцинасы ясала.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактика чаралары булып тора. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар "тук кеше туберкулез белән авырмаячак" дия торган булганнар. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да, еш ашарга тиеш. Һәр ел саен үз вакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә.

Туберкулез микроблы авырудан сәламәт кешегә күп очракта (85-95 процент) тын юллары аша йога. Кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә микроблар төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаган сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Микобактерияләр азык-төлек аша да керергә мөмкин.

Үз гомерендә үпкә авырулы кеше белән очрашмый калган кеше юктыр, мөгаен. Ләкин, сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәр кеше аның белән авырмый. Моңа организмның җитәрлек дәрәҗәдә каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты ярдәм итә. Ә инде теге яки бу сәбәпләр белән организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкынсыну башлана.

Туберкулезны кисәтүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе - вакциналау һәм профилактик тикшерүләр. Өлкәннәр арасында чирне иртә стадиядә ачыклауда төп ысул булып, бүгенге дә флюорография кала. Аны ике елга бер тапкыр үтү мөмһим. Балалар һәм үсмерләр арасында, манту пробасы ысулыннан тыш, яңа диагнозлау ысулы - Диаскинтест дип аталучы махсус эремә инъекциясе уңышлы кулланыла.

Туберкулезны кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәк:

  • Йөткерүче кешеләр белән якын мөнәсәбәттән сакланыгыз.
  • Әгәр дә туберкулез белән авыручы кеше сезнең белән бер түбә астында яши икән, бүлмәләрне еш җилләтегез һәм юып торыгыз. Табиб күзәтчелеге астында химиопрофилактика үткәрегез.
  • Ел саен флюорография үтәргә онытмагыз

Фотода: Шыңар ФАП фельдшеры Рузалия Мөхәммәтова  Олы Шыңар мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән туберкулез белән көрәш көненә багышланган әңгәмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев