Һөнәри бәйрәм котлавы
Хөрмәтле тәрбиячеләр, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Сез нәниләр күңеленә белем,тәрбия, игелек орлыклары салып, тормышка тәүге адымнарын ясарга ярдәм итәсез.Даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый торган авыр һәм фидакарь хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, иҗади илһам, шатлык-сөенечләр, гаиләләрегезгә иминлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты


Нет комментариев