70 ел бергә гомер иткән Галәвиевлар: «Озак яшәүнең сере гади: бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белергә кирәк»,
Сабада җиде дистә ел бергә гомер иткән күркәм парны тәбрикләделәр
Яшьлектә кавышкан яры белән гомер көзенә парлап керү бөтен кеше бәхетенә дә тими. Районыбызда гаилә корганда биргән вәгъдәләренә тугры калып, озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүчеләр күп. Түбән Шытсу авылында гомер кичерүче Фәүзия һәм Әмин Галәвиевларның бер-беренә терәк булып, шатлык-борчуларны бүлешеп гомер итүләренә быел 70 ел тулды. Районыбызның парлап иң озак гомер кичерүче мөхтәрәм гаиләсен истәлекле көннәре белән районыбыз башлыгы һәм башка җитәкчеләр тәбрикләде.
Җитмеш ел бергә яшәүне каршылаган гомер бәйрәме Рәхмәт туе дип атала. Фәүзия һәм Әмин Галәвиевлар да бер-беренә рәхмәтле булып, еллар дәвамында ныгыган хөрмәт, ярату хисләрен бүгенгәчә сүрелдермичә, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Гомер көзендә иң кыйммәте – парлап тормыш иткән икенче яртыңның чын ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетүдер ул.
“Сугыш башланганда миңа 10 яшь тә тулмаган иде. Шуннан бирле бик күп авырлыклар кичердек. Әтиемне кулак тамгасы салып, кулга алалар. Мал-мөлкәтен, йортын тартып алалар. Әтине мин бөтенләй белмим. Ачлыгы, ятимлеге үзәккә үтте. 1949 елны әнием дә үлде. Өйдә әнинең авыру апасы белән икәү генә калдык. Мин 1951 елда армиягә киттем. Аннан кайткач, 1955 елның мартында күршедә генә яшәүче үземнән өч яшькә кече Фәүзия исемле кыз белән гаилә корып яши башладык. Бик чибәр, тәртипле кыз булгач, бәхетемне ерактан эзләмәдем, җитәкләп күршедән генә алып чыктым. Карчыгым белән бик матур яшәдек”, –дип сөйли Әмин абый. Гаилә башлыгы башта колхозда төрле эшләрдә, Фәүзия апа сыер савучы булып эшли. Авылда тормышлар бик авыр, таякка эшләгән чорлар, алар чарасызлыктан 1963 елда Пермь өлкәсенә күченеп китәләр. Биредә Әмин абый Галәвиев 25 ел шахтада эшли. Ифрат куркыныч, адым саен бәла-каза сагалаган авыр хезмәтендә күпләгән Мактау грамоталарына, бүләкләргә лаек була ул. Дүрт бала – бер кыз, өч ул тәрбияләп үстерәләр. 1981 елда лаеклы ялга чыкса да, шахтада эшләвен дәвам итә. 1995 елда алар кабат туган авылларына кайтып төпләнәләр. Кайткач та фермада, ындыр табагында каравылда тора. Бүгенге көндә Галәвиевлар төп йортта кызлары Асия тәрбиясендә гомер итәләр. Сигез оныклары, унике оныкчыкларына да әби-бабаларының тормыш юлы өлге итеп торырлык. Галәвиевлар бер улларын һәм оныкларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр.
Җитмеш ел парлы тормышта гомер кичергән әлеге күркәм гаиләне район башлыгы Рәис Миңнеханов, вакытлыча башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вакказова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, "Шытсу" авыл хуҗалыгы җәмгыяте баш бухгалтеры Алсу Сөнгатуллина тәбрикләделәр.
“Районыбызда сезнең кебек кешеләр булганга куанып яшибез. Җитмеш ел бергә матур гомер итеп, сез башка гаиләләргә үрнәк булып торасыз. Иң зур байлыгыгыз – балаларыгыз. Аларны тәртипле итеп үстерүдә дә зур хезмәт куйгансыз. Әле тагын озак еллар парлы тормыш кичерергә язсын сезгә”, – дип Рәис Миңнеханов Әмин абыйга түбәтәй киертте, Фәүзия апаның иңнәренә мамык шәл салды.
“Ирем гел хезмәттә булды. Кулыннан бөтен эш килде, балта эшенә дә оста булды. Үз куллары белән йорт салды. Бер вакытта да тавыш-гаугага кермәдек. Тату яшәдек. Ул әйткәнгә мин риза булдым –минекенә ул каршы килмәде. Иремнең бервакытта да теге кирәк, бу җитми дип теңкәсенә тимәдем. Нәрсә бар– шуны ашадык, ни таптык –шуны кидек”, – ди Фәүзия апа гомер иткән иренә бик тә рәхмәтле булып. Аның сүзләренең хаклыгын гомер буе терәк булып яшәгән ире дә куәтләде.
“Безнең кебек бәхетле булып озак яшәүнең сере бик гади – бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белергә кирәк”, – диде Әмин Галәвиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев